Чаллыда легендар шәхесне искә алалар
Ул күпләргә тормыш дәресе бирде, үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашты. Шуңа күрә аны хөрмәт итеп “Батя” дип йөртәләр иде.
28 февральдә шәһәр җитәкчеләре, төзелеш өлкәсе ветераннары туган көне уңаеннан, легендар төзүче Евгений Батенчукның һәйкәленә чәчәкләр салачаклар. Шәһәрдәшләр аны Камгэсэнергострой” җитештерү предприятиесе башлыгы, Чаллы төзелешен оештыручы буларак беләләр.
“Батенчук бик күп социаль-мәдәни объектлар төзүгә өлеш керткән, Чаллы тарихында тирән эзләр калдырган шәхес. Ул күпләргә тормыш дәресе бирде, үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашты. Шуңа күрә аны хөрмәт итеп “Батя” дип йөртәләр иде. Ел саен без бу көнне, һава торышы нинди булуга карамастан, аның һәйкәленә чәчәкләр салабыз. Мәктәп укучыларына аның турында сөйлибез. Аның кебек данлыклы шәхесләрне киләчәк буыннар белергә тиеш”, – ди Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Энергетик” мәдәният сарае директоры Гөлзада Рзаева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев