Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда өлкән яшьтәге бер хатын үз йортын чүплеккә әйләндергән

Хатын чүп-чар бакларыннан үз өенә чүп калдыклары ташый торган булган.

Чаллы шәһәр судында "ДОМиКо" идарә итү компаниясенең дәгъвасы буенча эш тыңланды. Йортта яшәүчеләр идарәче компаниягә шикаять белән мөрәҗәгать иткән, алар йортта яшәүче бер ханым аркасында өйләрдә тараканнар барлыкка килгән, дип белдерәләр. Тикшерү барышында чыннан да бу хатын-кызның балконында һәм фатирында чүплектән җыелган әйберләр һәм калдыклар табып алынган. Фатир хуҗабикәсеннән берничә тапкыр чүп калдыкларын җыештыруны сораганнар, әмма ул тыңламаган.  Нәкъ менә шуңа күрә идарәче компания вәкилләре судка дәгъва юллаган.

Суд Чаллы хатын-кызын фатирны чүп-чардан чистартырга мәҗбүр итте. Шулай ук җавап бирүче дезинфекция һәм дезинсекция дә үткәрергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев