Чаллыда - Марат Әхмәтов
“Хэзерге шартларда тормышыбызның үсешен тәэмин итүдә матбугат чаралары роле һәм татар телендә белем, тәрбия бирү мәсьәләләре темасына “түгәрәк өстәл”дә Марат Әхмәтов: “Тел язмышы республикабызның ике шәһәрендә Казанда һәм Чаллыда кискен тора. Әгәр без аларда милли мохитне, мәгарифне саклап кала алмасак, туган телебезнең киләчәге хәйран шикле,” – дип белдерде.
Чаллыга ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов килде. ТР Дәүләт советы депутатлары - Айрат Зарипов, Камил Нугаев, Марсель Мингалимов, “Татмедиа” АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, ТР Язучылар берлеге рэисе Ркаил Зәйдулла, язучы Марсель Галиев, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова белән берлектә ул башта Мулланур Вахитов исемендәге икенче татар гимназиясе эшчәнлеге белә танышты. Гимназиядә яңа уку елына гына капиталь ремонт тәмамланды, бөтен җиһазлар яңартылды. Сыйныфлар белэн танышып, укучылар, укытучылар белэн аралашканнан соң Марат Әхмәтов:” Менә бу – Чаллыда тулыканлы милли тормыш, мәгариф үрнәге. Эчтәлек көчле. Мондый мәктәпләр үрнәгендә балаларда телебезгэ, халкыбызга мәхәббәт тәрбияләп булыр”, - диде.
“Хэзерге шартларда тормышыбызның үсешен тәэмин итүдә матбугат чаралары роле һәм татар телендә белем, тәрбия бирү мәсьәләләре темасына “түгәрәк өстәл”дә Марат Әхмәтов: “Тел язмышы республикабызның ике шәһәрендә Казанда һәм Чаллыда кискен тора. Әгәр без аларда милли мохитне, мәгарифне саклап кала алмасак, туган телебезнең киләчәге хәйран шикле,” – дип белдерде. Милли азатлык бишеге булып танылган Чаллыда вәзгыять нинди соң?
Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов әйтүенә караганда, телне саклауда төп җаваплылык бакча , мәктәп коллективларына йөкләнгән. Татар сыйныфлары муниципаль заказ нигезендэ туплана.Тик җитәкче фикеренчә, бу ансат түгел, төркемнәрнең тотрыклы булырына гарантия юк. Хәзер 1-6 сыйныфларда татарча укыту каралган. Аннан соң фәннәр рус телендэ алып барыла. Шәһәр күләмендә татарча укыту нибары 7,5 процент тәшкил итә. Рамил Хәлимов:”Бу санның кинәт кенә артып китәр дип тә әйтеп булмый. Кабул ителгән юл картасы буенча әкрен генэ, ипләп кенә барып ятабыз”, - дип белдерде. Гали Акыш исемендэге лицей- интернат директоры Фирдүсә Әюпова шуның темпларның сәбәпләренә тукталды:” Беренче чиратта, балалар татарча белми. Аларны татарча укыта башлар алдыннан ата- аналар белән озак эшләргэ кирәк. Инде сыйныф туплап укыта башладык дисәк, дәреслекләр җитмәү комачаулый, аларның күбесе рус теленнэн күчермә. Әйтик, “Әйләнә- тирә дөнья”- “Окружающий мир”. Анда татар рухы юк, тулысынча рус халкының символикасы, йолалары, милли геройлары өйрәнелә. Татар мәктәпләре укытучылары татар йолаларын, милли үзенчәлекләрне аңлатыр өчен өстәмә әзерләнергә тиеш була. Ярый ла алар милли җанлы булсалар?!
Бу урында кадрлар мәсьәләсе калкып чыга. Фирдусә Әюпова якын – тирә районнардан килеп укый торган лицей-интернат Чаллы педагогия көллияте белән килешү нигезендэ максатчан юлламалар белән укытучылар, тәрбиячеләр укытырга мөмкин булыр иде дип тәкъдим итте. Моның өчен 1985 елда төзелгән мәктәп бинасын капиталь ттөзекләндерү сорала. Бактың исә, татар телчеләре өчен дәүләт заказы да җитәрлек түгел. Чаллы педагогия институтында бүген нибары 15 урын бар. Марат Әхмәтов Президентка бу турыда житкереп яңа уку елыннан ук хәлне төзәтербез, дип ышандырды.
Укучыларга татар теленнэн имтихан бирәсе булмау да сыйфатка таләпләпләрне йомшарта.
Балалар бакчасында да проблемалар җитәрлек. Белгечләр, кулланма әсбаплар җитешмәүдән тыш, татар төркемнәрен ачуга бердәм электрон чират та комачаулый, дип белдерде мәктәпкәчә белем биру учреждениеләре бүлеге башлыгы Нәркиз Кашапов. Татар балаларын сайлап алу мөмкинлеге юк, чират буенча якын тирәдэ яшәүче бар бала да кабул ителә. Хәтта группада бер генә рус баласы булып, ата – анасы риза булмаса, татар төркемен ачарга мөмкинлек юк. Әлеге хәлдән чыгу юлын ТР Дәүләт советы депутаты, ТР Президенты каршында татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов шәһәрләрдә прогимназиялэр, балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп берләштерелгән махсус учреждениелэр төзүдә, ди. Президентның да шундый күрсәтмәсе бар, проектлар инде эшләнә башлаган. Татар прогимназиясе һичшиксез Чаллыда да булачак.
“Түгәрәк өстәл”дә Чаллыдагы милли матбугат торышына да тукталдылар. “Татмедиа” агентлыгы генераль директоры Шамил Садыйков татар милли тормышында Чаллы шәһәренең ролен ассызыклап, милли матбугат чараларының дәрәҗәсен күтәрү мөһимлеген ассызыклады. Бүген Чаллыда татар телендэ чыгучы 5 матбугат чарасы бар: “Шәһри Чаллы” , “Көмеш кыңгырау” газеталары, “Мәйдан” журналы, Чаллы телевидениесе һәм “Күңел”, “Тәртип” радиолары. Бүгенге көндә аларның матди – техник җиһазланышын тәэмин итү өстендә зур эш бара. Ә иң зур бурыч – аларнын эчтәлекле булып, татар дөньясының күтәрелешенә йогынты ясардай көчле язмалар белән чыгуы.
Резидә ЮСУПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев