Чаллыда Муса Җәлилнең 116 еллыгын билгеләп үтәчәкләр
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Муса Җәлилнең 116 еллыгын билгеләп үтәчәкләр

15 февральдә, Муса Җәлилнең туган көнендә, бөек татар шагыйре исемендәге скверда истәлекле чара узачак.

14:00 сәгатьтә күренекле язучы һәйкәле янына җәмәгатьчелек вәкилләре һәм аның иҗатын яратучылар җыелачак. Катнашучылар герой-шагыйрьнең шигырьләрен укыячак, аның тормышы һәм иҗаты фрагментларын искә төшерәчәкләр.

Тантана шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланачак, алга таба барлык теләүчеләрне Шәһәр үзәк китапханәсенең әдәби-туган якны өйрәнү музеена тематик экскурсиягә чакырачаклар, анда Җәлил һәм җәлилчеләрнең батырлыгы һәм язмышы турында сөйләячәкләр. 

http://nabchelny.ru/

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шәһәр тормышы

Нет комментариев