Чаллыда поезд хатын-кызны бәрдергән
Аны аңсыз килеш хастаханәгә китергәннәр.
Чаллыда товар поезды тимер юл янында утырган хатын-кызны бәрдергән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүген Чаллы-Тихоново тимер юлының 183нче чакрымында товар поезды локомативы тимер юл янында утырган хатын-кызны эләктереп алып киткән.
Зыян күрүченең умытка баганасы һәм боты сынган, шулай ук башы имгәнгән, аны аңсыз килеш хастаханәгә китергәннәр. Аның шәхесен ачыклыйлар.
Чыганак Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев