Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда православие гимназиясе төзелә

Наил Мәһдиев Раскольников урамында урнашачак православие гимназиясе төзелеше белән танышты.

Мэр белән бергә төзелеш мәйданчыгында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Олег Коробченко, Шәһәр Советы депутаты Алексей Горшков, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев, шәһәр эшмәкәрләре булдылар.

Проект буенча гимназия цоколь һәм мансардалы 2 500 квадрат метр мәйданлы ике катлы бинадан гыйбарәт булачак. Аскы катта ашханә, медицина кабинеты урнашачак. Беренче катта башлангыч сыйныфлар өчен, икенче катта – өлкән сыйныфлар өчен уку кабинетлары, ә мансардада укытучылар кабинеты һәм китапханә булачак. Белем бирү учреждениесенең сыйдырышлыгы 200-300 укучы булыр дип көтелә.  

Хәзерге вакытта цоколь, беренче кат төзелеше тәмамланган, икенче катны бүлү плитәләрен урнаштыру планлаштырыла. Тышлау кирпече икенче кат тәрәзәләре дәрәҗәсенә кадәр салынган инде.

Наил Мәһдиев төзүчеләрдән эшләрнең барышы белән кызыксынды. Аларның сүзләре буенча, төп проблема – җитәрлек дәрәҗәдә финанслау булмау. Әйтергә кирәк, гимназия хәйрия акчаларына төзелә.

Мэр төзелеш материалларын сатып алуда ярдәм итәргә вәгъдә бирде: «Бездә, Яр Чаллыда, кайсы төзү материаллары җитештерелүен ачыкларга кирәк. Без җитәкчеләр белән аралашабыз», - диде Наил Мәһдиев.

Гимназияне төзүгә ярдәм итү өчен Чаллы шәһәренең "АВТОГРАДБАНК" АҖендә 40703810311000000003 номерлы счет ачылган, яки Изге-Вознесенский соборы һәм Георгий Победоносец храмы кассалары аша хәйрия акчаларын җиткереп була.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы