Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зональ туры уза

2 һәм 3 мартта «КАМАЗ» мәдәният сараенда «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваленең зональ туры уза.

Ел саен фестиваль Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән, шулай ук ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза.

Фестивальнең зональ турында Чаллы, Алабуга, Менделеевск һәм Тукай районнарыннан 5 яшьтән 21 яшькә кадәр иҗат коллективлары һәм башкаручылары катнаша. Фестиваль «вокал-соло», «вокал ансамбльләр», «хореография», «конферанс», «җырга иң яхшы музыка», «иң яхшы җыр тексты», «иң яхшы видеоклип» номинацияләре буенча үткәрелә.

Фестивальдә катнашучыларның иң яхшы чыгышлары зональ турда җиңүчеләрнең гала-концертында 3 март көнне 18:00 сәгатьтә «КАМАЗ» мәдәният сараеның концерт залында тәкъдим ителәчәк.

Зональ турда җиңүчеләр апрель аенда Казан шәһәрендә узачак фестивальнең Суперфиналында катнашачаклар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев