Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Бөек Тукаебызның туган көнен билгеләп үттеләр - ФОТОРЕПОРТАЖ

26 апрель - татар шагыйре Габдулла Тукай туган көне - Чаллыда күркәм традициягә әверелеп, Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Быел да Тукай скверында урнашкан һәйкәл янында милләттәшләребез өчен эчтәлекле программа әзерләнгән иде. 

Бүген Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көн. Быел аның 136 еллыгын билгеләп үтәбез. Әлеге уңайдан шәһәрдә төрле чаралар уза. Төп бәйрәм шагыйрьнең һәйкәле янында үтә. Аны "Эврика" мәдәният үзәге хезмәткәрләре оештыра. Чарада театраль тамаша күрсәтелде, җыр-моң һәм әлбәттә шигырьләр яңгырады. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов кунакларны бәйрәм белән тәбрик итте, Тукайга чәчәкләр куйды. Шулай ук Чаллыда билгеләнгән әдәби премиягә лаек булган сәнгать әһелләренә бүләкләр тапшырды. Быел әлеге премияне шагыйрь Сирень Якупова, рәссам Хәния Гәрәева, режиссёр Гөлназ Нуретдинова, "Старый город" инструменталь ансамбле алды.
Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин һәм бер төркем язучылар Тукай һәйкәле алдына чыкты. Чаллы шагыйрьләре шигырьләр укыды, Тукай алдында баш иде. 
Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт бүләгенә лаек булучылар исеме дә билгеле булды. Узган ел шагыйрьләрдән аңа Факил Сафин лаек булса, быел ул Ләбиб Леронга тапшырыла. Әлеге бүләкнең икенче лауреаты рәссам Анатолий Егоров.

Айзирә Имамова

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X