Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда узган "Россиягә тугры уллар" бәйрәм концерты нәрсә белән истә калды?

"Энергетик" мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Россиягә тугры уллар" дигән бәйрәм концерты булды. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Чаллы шәһәре Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссары Рәшит Ильясов катнашты.

«23 февраль – Ватаныбызны, илебезне саклаучыларга бөтенхалык мәхәббәте һәм хөрмәте бәйрәме. 20 гасырның иң канкойгыч, 20 миллионнан артык ватандашыбыз, Советлар Союзының иң яхшы уллары һәм кызлары һәлак булган сугышында катнашучы ата-бабаларыбызга чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Үз әтиләренең һәм бабаларының иң яхшы традицияләрен Ватанны саклаучыларның хәзерге буыны да дәвам итә. Бүген безнең яшь Чаллы егетләребезяңа белемнәр һәм осталык туплап, Кара диңгез флотының шефлыкка алынган хәрби частьләрендә, 14 нче ракета дивизиясендә, Кремль полкында һәм башка армия бүлекчәләрендә хезмәт итәләр.Бүген тыныч вакытта Әфганстанда, Төньяк Кавказда хезмәт итү көннәрен үткән офицерларга һәм сугышчыларга да рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә», - дип билгеләде мэр.

Рәшит Ильясов запастагы 26 хәрбигә погоннар тапшырды.

Бәйрәм кунаклары өчен "Болгар" бию театры, "Татарстан", "Бисеринки" бию ансамбльләре, "Адажио", "ЛИК" хореография студияләре артистлары чыгыш ясады.

"Шел Солдат" вокаль композициясен "Визит" джаз ансамбле солисты Евгений Гали һәм Н.Кайманов исемендәге кадет мәктәбе укучылары башкарды. 
И.Маннанов исемендәге 82 нче кадет мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары һәм «Вольница» вокаль ансамбле башкаруында җырлар яңгырады. 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт