Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда волейбол буенча муниципальара турнир тәмамланды

Чаллыда ирләр командалары арасында волейбол буенча "Динамо" ФСО Чаллы Шәһәр Советы кубогына муниципальара Чемпионат тәмамланды.

Анда Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Менделеевск, Минзәлә, Сарман, Мөслим һәм Менделеевск районнарыннан 28 ир-ат командасы катнашты. Җирәбә салу нәтиҗәләре буенча өч төркем формалаштырылды.

Чемпионат нәтиҗәләре буенча 2 лигада КФУның Чаллы институты командасы җиңүче булды, икенче урында Чаллы дәүләт педагогика университеты командасы, өченче урында – «Медиа» командасы.

Чемпионат нәтиҗәләре буенча 1 лигада «Регион-16» командасы җиңүче булды, икенче урында – «Староградские Пивоварни» (Алабуга), өченче урында – «ТехноРай» (Түбән Кама) командасы.

3 лигада Мөслим районыннан «Илтранс» командасы беренче урында, Сарман районыннан «Җәлил» командасы – икенчедә, Менделеевск районыннан «Гришкино» командасы өченче урында.

Ярышлар Татарстан Республикасы Волейбол федерациясенең «Волейбол шәһәре» партия проекты кысаларында, «Динамо» ФСО Шәһәр Советы тарафыннан Шәһәр Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт идарәсе, 11 нче олимпия резервы спорт мәктәбе һәм «Союз-регион» Компанияләре Төркеме, «Бердәм Россия» партиясе Яр Чаллы җирле бүлекчәсенең сәяси советы әгъзасы, «Союз-регион» КТ генераль директоры, Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре волейбол федерациясенең Попечительләр советы рәисе Андрей Ляпунов ярдәме белән оештырылды. 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X