Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яңа аттракционнар булырмы?

1 майда Җиңү паркында аттракционнар эшли башлады. Моннан тыш шәһәрнең Комсомол районында фонтаннар сезоны да ачылды.

– Бүгенге көнгә барлык тиешле ремонт эшләре башкарылды. 2021 елда гына Мәдәният һәм ял паркы территориясенә яңа аттракцион кайтарткан идек. Пандемия булу сәбәпле, 2020 елда без тулы сезон эшли алмадык. Шунлыктан быел яңа төрле күңел ачу аттракционы алынмады, – дип аңлата Мәдәният һәм ял паркы директор урынбасары Илмир Минагулов. 

Исегезгә төшереп китәбез, узган елны парк территориясендә «Диңгездә ау» дип исемләнгән аттракцион барлыкка килгән иде. Һаман да шул ял итү сезонының кыска булуы аркасында, аттракцион тулы куәткә эшләмәде. 

Түбәндә исә хәзерге вакытта эшли торган аттракционнарның исемлеген һәм аларда йөрү ничә сумга төшәчәген бирәбез. 


    

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев