Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда "Яңа исемнәр" хәйрия фонды стипендиатларының исемнәре игълан ителде

Чаллыда 2022 елда Иветта Воронова исемендәге "Яңа исемнәр" Хәйрия фонды стипендиатларының исемнәре игълан ителде.

Алар: София Балаева, Елизавета Цапкова (фортепиано), 3 нче балалар музыка мәктәбе, укытучы Марина Павловна Малюта, Таһир Гыйлемханов (баян), С.Сәйдәшев исемендәге 6 нчы балалар музыка мәктәбе, укытучы Елена Витальевна Лобанова; Григорий Тюлеманов (аккордеон), 1 нче балалар музыка мәктәбе, укытучы Елена Витальевна Лобанова, Руслан Закиров (вокал), 13 нче балалар сәнгать мәктәбе (татар), укытучы Диләрә Әзһәм кызы Матвеева, концертмейстер Виктория Владимировна Альтергот; Анастасия Сергеева (рәсем сәнгате), 1 нче балалар сәнгать мәктәбе, укытучы Софья Александровна Ульченко.

Фонд стипендиясе ияләре 5 нче балалар музыка мәктәбендә узган конкурс сайлап алуының Икенче (төп) туры нәтиҗәләре буенча билгеләнде. Сайлап алу комиссиясе составына түбәндәгеләр керде: Дарья Рябова – һөнәри белем бирү буенча директор урынбасары, Петр Ильич Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы Үзәк музыка мәктәбе укытучысы, Иосиф Пуриц – Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясе укытучысы, Королев Музыкасы Академиясе магистры (Лондон, Бөекбритания), Петр Глубокий – Россиянең халык артисты, Петр Ильич Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе профессоры, Россия Дәүләт академия Зур театры солисты, Россия Театр әһелләре берлеге әгъзасы; Елена Ладыгина – Иветта Воронова исемендәге "Яңа исемнәр" Хәйрия фондының башкарма директоры.

Мөхтәрәм кунакларга шәһәр Башкарма комитетының мәдәният идарәсе баш белгече Юлия Стуликова рәхмәт белдерде һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.

Бүләкләү тантанасы кысаларында икенче турның барлык катнашучыларына дипломнар һәм татлы бүләкләр тапшырылды.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев