Чаллыда яшь парлар туйга велосипедта килгән
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшь парлар туйга велосипедта килгән

Никахлашучыларны котларга килүчеләр дә велосипедларда булган.

Чаллыда яшәүче яшь парлар – Игорь белән Ольга бу ялларда гадәти булмаган туй ясаган.  Алар икесе дә шәһәрнең тантаналар сараена язылышырга велосипедка утырып килгәннәр. Бу гына да түгел, никахлашучыларны котларга килүчеләр дә велосипедларда булган. 

Әйтергә кирәк, бик тә үзенчәлекле һәм кулай ысул. Кыйммәтле машиналарга аренда өчен дә түлисе юк, өстәвенә әйләнә-тирәдәгеләрнең игътибарын да җәлеп итә. 

фото: https://vk.com/nabchel

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шәһәр тормышы

Нет комментариев