Чаллыда яшерен казино тапканнар
Чаллыда полицейскийлар сәүдә үзәгендә яшерен казино ачкан.
Клуб объектның ярдәмче бинасында урнашкан һәм нибары дүрт көн эшләгән. Законсыз уен эшчәнлеген җирле кеше оештырган.
Әлеге хәлне икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре ачыклаган. Вакыйга урыныннан компьютерлар, системалы блоклар, акча чаралары һәм кәрәзле телефон алынган
Хәзер оештыручыга карата РФ ҖК 171-2 маддәсенең 2 өлеше буенча (уеннарны законсыз оештыру һәм үткәрү) җинаять эше кузгатылган. Максималь җәза-алты елга кадәр иректән мәхрүм итү, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы.
Чыганак: Челны-биз
Фото:ачык чыганаклардан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев