Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда язга багышланган күргәзмә ачылды

Күргәзмә экспозициясендә басма графика – линогравюра, картондагы гравюра техникаларында эшләнгән график битләр дә бар.

Картиналар галереясенең кече залында Чаллы рәссамы Светлана Большакованың «Язга багышлау» исемле шәхси күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәдә төрле елларда эшләнгән гобеленнар тәкъдим ителгән. Күргәзмә экспозициясендә басма графика – линогравюра, картондагы гравюра техникаларында эшләнгән график битләр дә бар.

Светлана Большакова –  институтның сәнгать-график факультетын тәмамлаган, сәнгать педагогикасы проблемалары буенча кандидатлык диссертациясен яклаган, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге һәм Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы. Хәзерге вакытта аның һөнәри мәнфәгатьләре өлкәсе – югары мәктәптә һәм балаларга өстәмә белем бирүдә сәнгать педагогикасы.

Аны күргәзмәсе ачылу белән "Россия Рәссамнар берлеге" Чаллы оешмасы рәисе Ленар Әхмәтов һәм "Подросток" яшьләр-яшүсмерләр клублары үзәгенең "Радуга"структур бүлекчәсе җитәкчесе Татьяна Батракова  котлады. Чаллы сәнгать көллиятенең музыка бүлеге студенты саксофонист Всеволод Ногтев тантанага бәйрәм рухы өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: культура картиннаягалерея