Чаллыда җыр бәйгесе узды
Анда 19нчы мәктәпнең “Талисман” төркеме Гран-прига лаек булды.
Автозавод районында Бөек Җиңүнең 76 еллыгына һәм Россия чик буе гаскәрләренең 103 еллыгына багышланган “Без бөтен дөньяда тынычлык өчен” дип исемләнгән хәрби-патриотик җыр бәйгесе узды.
Быел анда балалар бакчаларына йөрүчеләр һәм укучылар – барлыгы 127 кеше катнашты. Музыка мәктәпләре һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре укытучыларыннан торган мәртәбәле жюри җиңүчеләрне билгеләде.
Балалар бакчалары арасында “Гусельки” га йөрүче Кирилл Багрецов җиңде. Мәктәп укучылары арасында 19нчы мәктәптән Каролина Хәбибрахманова, 77нче гимназиядән Егор Анциферов уңышлы чыгыш ясады. 19нчы мәктәпнең “Талисман” төркеме Гран-прига лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев