Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда югалган малайның өеннән беренче генә чыгып китүе булмаган

Чаллыда 18 март көнне югалган 13 яшьлек Рәиф Собировны 20 март көнне табып алдылар. Малай Тукай районының Кызыл Байрак авылыннан. Мусабай-Завод урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы.

- Рәиф 4нче сыйныфта укыганда ук өеннән чыгып киткән иде. Мин моны башка укытучылар сөйләвеннән генә беләм. Үзем Рәифләрнең классында икенче ел гына сыйныф җитәкче булып торам. Хәзерге вакытта укучымны 3 айга дип, Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютына урнаштырдылар. Алга таба нәрсә булыр...

Рәифне үзем тиз кызып китүчән, әмма тиз сүрелүчән дип характерлый алам. Моннан тыш дуслары да күп дип әйтмәс идем. Гаиләдә Рәиф өченче бала. Аның олы апасы һәм абыйсы бар, - дип сөйләде безгә 2 көн югалып торган малайның сыйныф җитәкчесе Резидә Миннәхмәтовна. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: югалу