Чаллыда юл һәлакәтендә яшүсмер үлгән
22 яшьлек шофер юл аркылы чыккан 15 яшьлек малайны бәрдергән.
Кичә Чаллыда Халыклар дуслыгы һәм Мәскәү урамнары киселешендә юл-транспорт һәлакәтендә яшүсмер үлгән.
Республика Дәүләт автоинспекциясендә сөйләүләренчә, «Жигули» автомобилен йөртүче 22 яшьлек шофер юл аркылы чыккан 15 яшьлек малайны бәрдергән.
"Бала алган җәрәхәтләрдән үлгән. Авария урынында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли», – диделәр Дәүләт автоинспекциясендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев