Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда юнәлешләр шактый катлаулы булды

Радик Рамазанов: “Без хәлне үзгәртә алдык. Чаллы пассажир йөртүчеләрен легальләштерделәр, алар конкурс процедураларын уздылар, маршрут карталарын алдылар һәм даими рәвештә пассажирлар ташу белән шөгыльләнәләр”

Татарстанда быел шәһәрара маршрутларда эшләүче 376 пассажир ташучыны административ җаваплылыкка тартканнар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Ространснадзор Урта Идел төбәкара автомобиль юллары күзәтчелеге идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Радик Рамазанов хәбәр итте.

Спикер республикада легаль булмаган пассажирлар ташучыларның эшчәнлеген кисәтү буенча эш дәвам итә, дип сөйләде. "Кызганычка каршы, даими маршрутларда заказ бирүчеләр бар әле. Алар закон таләпләренә игътибар итмиләр, пассажирлар йөртүне мөстәкыйль оештыралар, үзләрен «заказлы» дип атыйлар һәм теге яки бу юнәлештә йөриләр», — дип билгеләп үтте ул.

Рамазанов ассызыклаганча, заказлы автобусларда пассажирлар йөртү рөхсәт ителми. "Пассажирларны автовокзаллардан гына алып, маршрут картасы булган очракта гына алып була. Бездә Мари һәм Чаллы юнәлешләре шактый катлаулы булды. Без хәлне үзгәртә алдык. Чаллы пассажир йөртүчеләрен легальләштерделәр, алар конкурс процедураларын уздылар, маршрут карталарын алдылар һәм даими рәвештә пассажирлар ташу белән шөгыльләнәләр», — дип билгеләп үтте ул.

Яңа ел бәйрәмнәрендә шәһәрара маршрутларда пассажирлар ташу шулай ук контрольдә булачак, дип ышандырды спикер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев