Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдагы иң бай депутат 90 миллион сумга якын керем алган

Чаллы шәһәр Советы депутатлары үз керемнәрен декларацияләде. 2021 ел нәтиҗәләре буенча «Шар ХХ» компаниясе директоры Харис Шәрәфуллин иң бай депутат санала.

Былтыр ул 89,5 миллион сум акча эшләгән. Әлеге суммага бер фатир сатудан кергән табыш та керә. Автошәһәр мэриясе сайтында чыккан документта шундый мәгълүматлар язылган.

Депутатның 15 җир кишәрлеге, өч йорты һәм өч фатиры, ике гаражы һәм 13 бинасы бар. Lada Priora, Toyota Land Cruizer, BMW 740 LixDRAVE, КАМАЗ 5511 һәм КАМАЗ 65115-L4 маркалы машиналары исәптә. Аның шулай ук су транспорты – кечкенә судносы һәм гидроциклы бар.

2021 ел нәтиҗәләре буенча «Челныводоканал» оешмасының генераль директоры Владислав Гаврилов – шәһәрнең иң бай депутатлары исемлегендә икенче урында. Ул 5,5 миллион сум керем алуы турында хисап тотты. Чаллы мэры Наил Мәһдиевнең кереме 5,3 миллион сум тәшкил иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев