Чаллыдан Барнаулга очарга тиеш булган самолет кире Бигеш аэропортына кайткан
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдан Барнаулга очарга тиеш булган самолет кире Бигеш аэропортына кайткан

Һава судносы техник сәбәпләр аркасында кире аэропортка кайткан.

Чаллы-Барнаул маршрутына кузгалган самолет берникадәр вакыттан Бигеш аэропортына кире кайткан. Бу мәгълүматны «Татар-информ» агентлыгына аэропорт матбугат секретаре Ольга Тютлина раслады.
Һава судносы техник сәбәпләр аркасында кире аэропортка кайткан. Хәзер агентлык бу хәлнең нечкәлекләрен ачыклый.

Фото: rostec.ru


очу

Нет комментариев