Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга халык уен кораллары оркестры кирәкме? (+фотолар)

Быел Ирек Фәйзрахманов җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры Россия Президенты грантын отты. Бу исә аларга Чаллыда «Милли музыка сәнгатен үстерү платформасы» дигән проектны гамәлгә ашыру мөмкинлеге бирде.

2021 елның августыннан 2022 елның январь азагына кадәр әлеге коллектив шәһәребездәге 4 мәктәп белән эшли. Беренче этапта шушы мәгариф учреждениеләрендә интерактив концерт куялар. Икенче этапта балалар мастер-классларда катнаша.
Концерт вакытында балалар дирижер урынында да үзен сынап карый, мастер-классларда үзләре төрле инструментлар – домра, балалайка, гармун, тальян, гөслә (гусли), тынлы, бәрмә инструментларда уйнап карый.
«Кызганычка каршы, замана балалары халык уен коралларын белми диярлек. Алар 30дан артык музыкаль инструменнтан торган оркест чыгышы белән танышканнан соң гитара, пианиноны гына атый ала. Балалайка, домраны алар белми диярлек. Безнең максатыбыз – яшүсмерләрне берничә гасырлык тарихы булган музыка уен кораллары белән таныштыру. Эшли башлаганда 34 кеше идек, хәзер коллективыбызда 17 кеше. Оркестрда кече домраның, балалайканың төрле төрләрендә, баян, флейта, гөсләдә уйныйлар. Барыбыз да берничә ел музыка мәктәбендә, музыка көллиятендә, 4-5 ел консерваториясендә белем алган югары белемле кешеләр. Музыкантларыбыз югары дәрәҗәдәге профессионаллар, халыкара бәйгеләр лауреатлары. Без чыгыш ясаганнан соң тамашачылар «Афәрин» кычкыра, ахырдан килеп рәхмәтләрен җиткерә», - ди оркестр җитәкчесе Ирек Фәйзрахманов.
Укучылар белән тагын да нәтиҗәлерәк эшләү өчен музыкантлар даими сораштырулар үткәрә. Хәзерге вакытта 240тан артык бала очрашуларда катнашкан. «Киләчәктә бу уен коралларында уйнауны үзләштерер идеңме?» дигән сорауга шуларның нибары унысы: «Юк» дип җавап биргән.
“Замана балаларының игътибарын гаджетлардан башка нәрсәләр белән җәлеп итү бик авыр, әлбәттә. Шулай да алар кулларына чын инструмент алганда кызыксына башлыйлар”, - ди оркестрдагылар. Музыка белән мавыгып китсә, баланы компьютер, телефон бәйлелегеннән коткардым дияргә була. Әлбәттә кызыксыну барлыкка килсен өчен җәмгыятьтә дә бу уен коралларының, музыканың дәрәҗәсе югары булырга тиеш.
«Чаллыда безнең кебек милли, безнең бабаларыбызның бабалары уйнаган уен коралларын үз эченә алган башка коллектив юк. Алар элек халыкныкы, үзешчән булган, ә хәзер алар камилләштерелгән,профессиональ дәрәҗәгә күтәрелгән. Хәзер халык уен коралларында башкарылган көйләр дөньякүләм сәхнәләрдә яңгырый. Күп илләрдә, әйтик, Казахстанда милли уен коралларында уйнаучы артистларның кадере бик югары. Ягъни дәүләт тарафыннан милли үзенчәлекне саклауга зур әһәмият бирелә.
«Чаллыга да халык музыка уен коралларында профессиональ уйнаучы оркестр кирәк. Безнең иң зур теләгебез – коллективыбызның шәһәргә караган рәсми оешма буларак эшләве. Әлегә без үз башлангычы белән, ягъни бушлай эшлибез. Тик бу өлкәдә үз-үзе өчен акча эшли торган коллективлар мисалы юк», - ди Ирек Фәйзрахманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният эстрада