Чаллы икътисадын эшче яшьләр ныгыта
Яз көне Казанда үткән WorldSkills Russia чемпионаты Татарстан Республикасында эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү юнәлешендә максатчан чара булган иде. Шушы көннәрдә 2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition Дөнья чемпионаты Казанда узачагы тәгаенләнде. Мондый һөнәри осталык конкурслары - дөнья, ил, төбәк, шәһәр, предприятие бәйгеләре яшь буында эшче һөнәрләр алуга кызыксыну уятырга...
Яз көне Казанда үткән WorldSkills Russia чемпионаты Татарстан Республикасында эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү юнәлешендә максатчан чара булган иде. Шушы көннәрдә 2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition Дөнья чемпионаты Казанда узачагы тәгаенләнде. Мондый һөнәри осталык конкурслары - дөнья, ил, төбәк, шәһәр, предприятие бәйгеләре яшь буында эшче һөнәрләр алуга кызыксыну уятырга сәләтле. Эшче профессияләрнең абруен күтәрү, һичшиксез, икътисад үсешенә тәэсир итә. Бу республика җитәкчелеге һәм аның лидеры Рөстәм Миңнеханов куйган өстенлекле юнәлешләрдән санала.
Сан-Паулуда (Бразилия) узган утырышта катнашучы Татарстан делегациясен Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Ул Россия Федерациясеннән 2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition Дөнья чемпионатын уздыруда шәһәр-кандидат буларак, Казанны тәкъдир итүдә катнашты. Чемпионатны үз җирлекләрендә уздыру хокукын Франция башкаласы Париж һәм Бельгиянең Шарлеруа шәһәрләре дәгъва итте. Тик жюри әгъзаларының күпчелеге Казан өчен тавыш бирде.
Чарада ясаган чыгышында Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Competition-2019 Дөнья чемпионатын Казанда уздыру аның күптәнге хыялы булуын әйтте.
Татарстан җитәкчелеге сәнәгать предприятиеләре һәм вузлар белән берлектә, эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм үстерү юнәлешендә нәтиҗәле эшли. Узган ел республикада 5 ресурс үзәге ачылган иде. Быел исә аларның саны тагын 5кә артачак. Шул рәвешле, көллиятләр һәм югары уку йортлары җирле товар җитештерүчеләр белән хезмәттәшлекнең яңа дәрәҗәсенә күтәрелә. Республикада барлыгы 25 иң заманча ресурс үзәге булачак. Сүз уңаеннан әйтергә кирәк, 12 августта Яшел Үзән механика көллияте базасында тагын бер шундый үзәк ачылды.
Чаллының Кама автомеханика техникумы базасындагы ресурс үзәге узган ел эшли башлаган иде. Техникум директоры Фәрит Залакаев әйтүенчә, ресурс үзәге кысаларында, бинага 100 млн сумлык капиталь төзекләндерү үткәрелгән, 50 млн сумлык заманча җиһазлар кайтарылган. "Сәүдә-сәнәгать палатасы, Кама инновацион кластеры белән килешүләр төзеп, эшчеләр әзерлибез. Аларны кабат укытабыз", - ди җитәкче.
Бүген эшче һөнәрләренең абруен күтәрү мөһим. Республика җитәкчелеге моның өчен күп хезмәт куя. Берничә ел элек барлыкка килгән мәгариф кластерлары - шул юнәлештә эшчәнлекнең уңышлы алымы. Чаллыда 2008 елда гамәлгә ашырыла башлаган машина төзү кластеры - А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының (КНИТУ-КАИ) Яр Чаллы филиалы, Яр Чаллы политехника көллияте һәм "КАМАЗ" АҖнең автогигант өчен техник белгечләр әзерләү буенча уртак мәгариф проекты. Әлеге проект кысаларында 2нче курстан соң студентлар укуны КАМАЗда эшләү белән берләштерә ала. 2008-2014 елларда мәгариф проектында 347 студент катнашкан. Вузда уку белән бергә, алар токарь һәм фрезерлаучы, слесарь һөнәрләре дә үзләштергән.
Институтның 1нче курс студенты Антон Лоскутов (рәсемдә) Россия WorldSkills командасы составында яз көне Финляндиядә үткән "Taitaja-2015" эшче һөнәрләр чемпионатында катнашып, "Компьютерлаштырылган идарә системасы булган станокларда токарьлык эшләре" номинациясендә беренчелекне алып кайткан иде. Бу көннәрдә егет Бразилиянең Сан-Паулуда барган эшче һөнәрләр буенча Дөнья чемпионатында Россия командасы составында чыгыш ясый. "Антон безгә Яр Чаллы политехника көллиятендә көйләүче һөнәрен үзләштереп килде. Максатчан, тырыш, актив егет. Уңышларына сөенеп, Бразилиядән дә җиңү яулап кайтуын телибез", - ди институт директоры Лилия Ягудина.
Республика җитәкчелегенең теләктәшлеген тойган эшче яшьләр иртәгәге көнгә ышаныч белән карый, КАМАЗ заводларында, предприятиеләрдә хезмәт куя. Шәһәрдә "Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре советы" эшли. Ул эшче яшьләрне шәһәр һәм республиканың иҗтимагый тормышына актив тартуны күздә тотучы 29 эшче яшьләр оешмасын берләштерә. Производствода яшьләр сәясәтен тормышка ашыруда катнашу, эшче һөнәрләрнең абруен арттыру, яшьләрнең хезмәт активлыгын күтәрү, һөнәри үсешләренә булышлык итү - оешманың төп максатлары.
"Татарстан Республикасы рационализаторлары һәм уйлап табучылары җәмгыяте" иҗтимагый оешмасының республика советы белән берлектә шәһәрдә предприятиеләрнең инновацион эшчәнлеген үстерү буенча эш алып барыла. "Чаллының яшь рационализаторы һәм уйлап табучысы" бәйгесе үткәрелә. 2013 елдан "Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсенең иң яхшы яшь хезмәткәре" конкурсы оештырыла. Быел бу конкурста предприятиеләрдән 9 яшь хезмәткәр катнашты. Бүләкләнүчеләр арасында Яр Чаллы ТЭЦыннан Фәнис Фәтхуллин да бар. Ул "Эретеп ябыштыру постын яхшырту" проекты белән "Югары һөнәри осталык өчен" дигән аерым номинациядә җиңүче булды.
Эшче яшьләр советы балаларга һәм яшьләргә һөнәри юнәлеш бирү буенча да максатчан эш алып бара. "Таныш булыгыз - профессионал" проекты кысаларында "Заман" яшьләр үзәге һәм яшьләр оешмалары белән берлектә предприятиеләргә профориентация экскурсияләре оештырыла.
Соңгы елларда Чаллыда эшче һөнәрләргә ихтыяҗның артуы күзәтелә. Быел, мәсәлән, 9нчы сыйныфны тәмамлаган яшьләрнең 51 проценты профильле юнәлеш буенча белем алуны сайлады. Бу һөнәрле булу, эш урыны белән тәэмин ителү, һәм, әлбәттә инде, үз шәһәребезгә хезмәт итү дигән сүз.
Илгизә ЛОТФУЛЛИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев