Чаллы кызы “Ел студенты – 2017” Бөтенроссия премия туры этабында катнаша
Ул Чаллы дәүләт педагогика университетында укучы Анна Барыкина. Барлыгы конкурста Татарстаннан җиде студент катнаша. Бәйге финалы Симферопольдә, В. И. Вернадский исемендәге Кырым федераль университетында 15-18 ноябрь көннәрендә уза. Чарага бәйгедә катнашучылар белән бергә Татарстан студентлары төбәк буенча хезмәттәшлек лигасы вице-президенты Ксения Рәхимуллина да бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев