Чаллы мунчасында янә төзекләндеү эшләре башланды
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мунчасында янә төзекләндеү эшләре башланды

Чаллыда Беляев проспектында урнашкан шәһәр мунчасын төзекләндерәләр. Узган ел биредә бинаның өченче катындагы юыну залларын яңартсалар, бүгенге көндә компанияләр өчен булган бүлмәләрне ремонтлыйлар. Аларны җәй аенда инде файдалануга тапшырачаклар. Май аенда исә мунчаның икенче катындагы шкафларны, ишекләрне һәм идәннәрне алыштырачаклар. Биредә эшләр барган вакытта шәһәрдәшләребез өченче каттагы залда юына алачаклар....

Чаллыда Беляев проспектында урнашкан шәһәр мунчасын төзекләндерәләр. Узган ел биредә бинаның өченче катындагы юыну залларын яңартсалар, бүгенге көндә компанияләр өчен булган бүлмәләрне ремонтлыйлар. Аларны җәй аенда инде файдалануга тапшырачаклар. Май аенда исә мунчаның икенче катындагы шкафларны, ишекләрне һәм идәннәрне алыштырачаклар. Биредә эшләр барган вакытта шәһәрдәшләребез өченче каттагы залда юына алачаклар. Мунча хезмәткәрләре белдерүенчә, юынырга килгән бар кешегә дә урын җитәчәк.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев