Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Чаллы-ТВ”да – яңа директор

7 ноябрьдә "Чаллы-ТВ" телерадиокомпаниясе коллективына яңа җитәкче тәкъдим иттеләр. Ул - моңа кадәр "Фаворит плюс", "Единство" газетасы җаваплылыгы чикләнгән оешмаларның директоры булып эшләгән Рәис Мөнәвир улы Фәрхетдинов. Аның соңгы эш урыны - "Параллель инвест" җаваплылыгы чикләнгән оешманың коммерция директоры. Рәис Фәрхетдиновны билгеләнүе белән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев, "Татмедиа"...

7 ноябрьдә "Чаллы-ТВ" телерадиокомпаниясе коллективына яңа җитәкче тәкъдим иттеләр. Ул - моңа кадәр "Фаворит плюс", "Единство" газетасы җаваплылыгы чикләнгән оешмаларның директоры булып эшләгән Рәис Мөнәвир улы Фәрхетдинов. Аның соңгы эш урыны - "Параллель инвест" җаваплылыгы чикләнгән оешманың коммерция директоры. Рәис Фәрхетдиновны билгеләнүе белән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев, "Татмедиа" агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов, "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов котлады.

Фәрит Шаһиәхмәтов яңа җитәкчегә уңышлар теләде. Телеканалда техник яңалыклар кертү дәвам ителәчәген әйтте. Наил Мәһдиев, үз чиратында, редакциягә һәрдаим ярдәм итәчәкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев