Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда данлыклы табиб белән хушлаштылар

15 августта Чаллыда, озакка сузылган каты авырудан, табиб Валентин Смирновның гомере өзелде. Ул шәһәребезгә 1974 елда Әстерхан медицина институтын тәмамлап килә. Баштагы чорда 1 нче бала табу йортында эшли, меңләгән шәһәрдәшебезгә бу дөньяга аваз салырга ярдәм итә. Аннары 35 елга якын шәһәребезнең тире-венерология диспасерында дерматовенеролог һәм диспансер бүлеге мөдире булып...

Лаеклы ялда да тынгы белмәс табиб кул кушырып утырмый. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул шәхси медицина клиникасында авыруларны кабул итә. Валентин Леонидовичны соңгы юлга бүген озаттылар. Ул шәһәр зиратында күмелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев