Чаллыда ел башыннан 224 кеше ВИЧ йоктырган
1 декабрь Бөтендөнья СПИДка каршы көрәшү көне. Моны күздә тотып Чаллыда төрле чаралар - түгәрәк өстәлләр, киңәшмәләр уздырыла. Җыелган белгечләрнең төп максаты - халыкка әлеге авырудан саклану турында мәгълүмәтләр җиткерү.
Бүгенге көндә ВИЧ дөньяда иң зур проблемаларның берсе булып кала бирә. Бу барлык төбәкләргә дә кагыла, шул исәптән Татарстанда да. Авыручылар саны Чаллыда шактый: барлыгы 3110 кеше авыру теркәлгән. 2016 елның 1 декабренә кадәр - 11 ай дәвамында 224 кешедә иммунитет кытлыгы авыруы табылган. Авыру йоктыру куркынычы елдан ел арта гына бара. Шуңа күрә белгечләр даими тикшеренеп торырга кирәк дип кат-кат ассызыклый.
ВИЧ йоктырган кешеләрнең яртысы диярлек үзләренең авыру икәнен белми йөриләр. Бары катлаулы стадиясенә җиткәч кенә табибка күренәләр. Кешенең иммунитеты организмны төрле авырулардан саклый. ВИЧ вирусы исә менә шул иммунитетны какшата да инде. Асылда шундук түгел, ә әкрен-әкренләп зарарлый. Берничә ел дәвамында организм вирусны контрольдә тота ала (кешенең организм ныклыгы дәрәҗәсенә карап), шуңа да авыру йоктырган кеше үзен билгеле бер вакыт дәвамында яхшы, тулысынча сау-сәламәт хис итәргә мөмкин.
Белгечләр искәртүенчә, күпчелек очракта СПИД билгеләре, гадәттә, авыру йокканнан соң 2-4 атна үткәч сизелә башлый: тән температурасы күтәрелә, тиз арыта, тәнгә тимгелләр чыга. Шулай ук баш авыртырга, лимфа төеннәре зураерга, тамак авыртырга, хәлсезлек артырга, күңел болгану, косасы килү кебек билгеләр дә булырга мөмкин.
ВИЧ өч төрле катлаулылыкта була. Беренчесе - "инкубация" чоры дип атала, ягъни вирусның организмда барлыкка килүе. Икенче чор - вирусның иммунитетны җиңә башлавы. Монда авыруның беренче билгеләре барлыкка килә башлый (сирәк очракларда икенче чорда да тышкы билгеләре сизелмәскә мөмкин). Өченче чор - иң катлаулысы: монда инде авыруның икенче тышкы билгеләре күренә, күпкә авырырак һәм катлаулырагы.
Татарстан СПИД үзәге баш табибы урынбасары, Елена Курмашева сүзләренә караганда, авыруның икенче стадиясендә кайбер билгеләр башка төр авыру билгеләренә дә охшарга мөмкин. Мәсәлән шул ук лимфотөеннәрнең зураюы, кычытыну, калтырау кебек билгеләр кызыл авыруы яисә йогышлы мононуклеоз вакытында да сизелә. Шуңа күрә аны кызыл авыруына охшаш төре дип атап йөртәләр икән.
Халык арасында ВИЧ авыруын бары җенси якынлык калганда гына йогарга мөмкин дигән ышану яши. Әмма бу ялгыш фикер. Еш кына укол инәсе аша да йога, тәнгә татуировка ясату нәтиҗәсендә дә йоктыру куркынычы бар. Шуны онытмаска кирәк, дип искәртә белгечләр: СПИДны башлангычында җиңеп була. Әгәр авыру йоктыру куркынычы булган теге яки бу гамәл кылган булсагыз, озакка сузмый тикшеренегез: кеше ни кадәр тизрәк табибка яисә СПИД үзәгенә мөрәҗәгать итсә, авыруны җиңү ихтималы шулкадәр күбрәк булачак. Гомумән, ким дигәндә, елга бер тапкыр тикшеренеп тору зарур, ди табиблар.
- Ә менә СПИДның катлаулы стадиясендә әгәр иммунитет кытлыгы бик тирән булган очракларда, оппортунистик авырулар барлыкка килә, ягъни тәрле бактерияләр вируслар гөмбәчекләр белән организм күзәнәкләре зараралана. Иммунитеты яхшы булган кешеләр өчен ул зарарлы түгел, ә менә иммунитет кытлыгы кичергән кеше өчен куркыны, дип аңлата Елена Курмашева.
Иммунитет ул кандагы актәнчекләр, нәкъ менә шулар организмны төрле авырулардан саклый да инде. ВИЧ вирусы шул актәнчекләрне зарарлый, шуның аркасында авыруларга каршы торучанлыгы юкка чыга. Организм үз-үзен саклый алмый башлый. Авыру йоктырган кешеләрнең сәламәтлеге берничә елдан соң гына какшаганга күрә, монда вакытында дәвалану гына түгел, ә башка кешеләргә йоктырмау да әһәмиятле. Шуңа күрә, "бу миңа кагылмый" дип ВИЧ-тест узудан баш тарту мәгънәсезлек.
Тагын шунысын да искәртә белгечләр: ВИЧ авыруын йоктыру ул тормыш бетте дигәнне аңлатмый әле. Әлеге зәхмәтне җиңү очраклары күп. Моның өчен билгеле бер кагыйдәләрне, таләпләлрне даими үтәү зарур. Вич авырулы кешләргә кояшта күп кызыну, саклында озак тору киңәш ителми. Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, дөрес итеп туклану шарт. Хәер болар сау кешеләргә дә кагыла. Вакытында тикшеренеп торган, сәламәт яшәү рәвеше алып барган, начар гадәтләре булмаган кеше, боларның барысын да читләтеп узачак.
Фоат Шамилев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев