Чаллыда илкүләм форум үтә
Бүген Яр Чаллы шәһәрендә XI халыкара "Кама инновацион-сәнәгать форумы-2016" ачылды. Ул 18 мартка кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Яр Чаллының Инвестицияләр җәлеп итү агентлыгы хәбәр итә. Форумның максаты кече һәм урта бизнесны эре компанияләр тирәсенә берләштерү һәм импортны алмаштыру программаларын гамәлгә ашыру юлы белән товар җитештерүчеләргә ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт. Быел...
Бүген Яр Чаллы шәһәрендә XI халыкара "Кама инновацион-сәнәгать форумы-2016" ачылды. Ул 18 мартка кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Яр Чаллының Инвестицияләр җәлеп итү агентлыгы хәбәр итә.
Форумның максаты кече һәм урта бизнесны эре компанияләр тирәсенә берләштерү һәм импортны алмаштыру программаларын гамәлгә ашыру юлы белән товар җитештерүчеләргә ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт.
Быел форумда 5 меңнән артык кеше катнашуы көтелә, ә күргәзмәдә 120 дән артык экспозиция тәкъдим ителәчәк. Форум быел беренче мәртәбә халыкара чара статусын ала.
Форум кысаларында "Кама инновацион-сәнәгать форумы-2016" пленар утырышы һәм дәүләт корпорацияләре, автомобиль төзү заводлары, нефть компанияләре һәм «ГруппаГаз», «АВТОВАЗ» ААҖ, «КАМАЗ» ГАҖ, «Татнефть» ГАҖ, «ТАИФ» ААҖ, «РОСАГРОЛИЗИНГ» ААҖ, «Форд Соллерс Холдинг» ҖЧҖ кебек заказчыларның сатып алу подразделениеләре вәкилләре белән тәэминатчылар көннәрен үткәрү планлаштырыла.
Бүген күргәзмәләр эше башланачак, пленар утырыш узачак, 16-17 мартта түгәрәк өстәл утырышлары, тәэминатчылар көннәре үткәреләчәк. 18 нче мартта товар җитештерүчеләрнең энергияне сакчыл куллану буенча продукциясенә анализга йомгак ясалачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев