Чаллыда ир-ат тугызынчы каттан егылып, исән калган
Танышлары социаль челтәрләрдә язганча, егетне әлеге адымга катлаулы авыруы булу этәргән. (Чаллы, 11 март, "Татар-информ", Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда ир-ат тугызынчы каттан егылып төшкән һәм исән калган. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә. Гадәттән тыш хәл Яңа шәһәрнең 56нчы комплексында 10 гыйнвар кичендә булган. Яшь ир-ат, фаразлар буенча, торак йортның...
Танышлары социаль челтәрләрдә язганча, егетне әлеге адымга катлаулы авыруы булу этәргән. (Чаллы, 11 март, "Татар-информ", Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда ир-ат тугызынчы каттан егылып төшкән һәм исән калган. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә. Гадәттән тыш хәл Яңа шәһәрнең 56нчы комплексында 10 гыйнвар кичендә булган. Яшь ир-ат, фаразлар буенча, торак йортның тугызынчы катыннан сикергән. Йорт янында үскән зур ябалдашлы агач ярдәмендә, ир-ат исән калган. Зыян күрүчене "Ашыгыч ярдәм" машнасында хастаханәгә алып киткәннәр. Танышлары социаль челтәрләрдә язуынча, егетне әлеге адымга катлаулы авыруы булу, үзенең дә, якыннарының да җәфалануы этәргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев