Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ир балалар күбрәк туган

2014 елда Чаллыда барлыгы 8553 бала дөньяга килгән. ЗАГС мәгълүматларына караганда, бу сан, 2013 елгы белән чагыштырганда, 202гә кимрәк. Үткән ел туган сабыйларның 51 проценты - ир балалар, 49 проценты - кызлар. Яңа туганнарның 46 проценты - гаиләдә беренче бала. Аларның саны да алдагы елдагыдан кимрәк булган. ЗАГС башлыгы Равилә...

2014 елда Чаллыда барлыгы 8553 бала дөньяга килгән.

ЗАГС мәгълүматларына караганда, бу сан, 2013 елгы белән чагыштырганда, 202гә кимрәк. Үткән ел туган сабыйларның 51 проценты - ир балалар, 49 проценты - кызлар.

Яңа туганнарның 46 проценты - гаиләдә беренче бала. Аларның саны да алдагы елдагыдан кимрәк булган. ЗАГС башлыгы Равилә Зарипова моны түбәндәгечә аңлата: хәзер 90нчы елларда туган балалар гаилә корып, бала тудыру яшенә җиткән. Үткән гасырның 90нчы еллары - Чаллыда балалар туу иң аз булган чор. Сабыйларның аз тууы әле 6-7 ел сакланырга мөмкин.

Шәһәребездә балалар аз туса да, шөкер, туучылар саны бакыйлыкка күчүчеләрдән 3988гә күбрәк.

Тотрыклылыкны гаиләдә икенче бала туу (42%) тәэмин итә. Шунысын да әйтергә кирәк, үткән ел 80 пар игезәк туган. 2013 елда алар 88 пар булган.

Үткән ел балигъ булмаган әниләр саны 29га кимегән. 15 кеше баласыннан баш тарткан. Аз түгел, шулай да алдагы елдагыдан 6га кимрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев