Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда каз ярминкәләре гөрли

20-21 декабрьдә - Азатлык мәйданында, ә 27-28 декабрьдә Сарман трактында һәм "Южный" агросәнәгать паркында чираттагы каз ярминкәләре үтәчәк. Узган ял көннәрендә исә Чаллы халкына Татарстанның 19 районыннан килгән шәхси эшмәкәр үз хуҗалыгында үстергән каз, үрдәк, күркә, сыер ите тәкъдим итте. Казның түшкәсен 1000-1500 сумга алып була иде. Моннан тыш, 150...

20-21 декабрьдә - Азатлык мәйданында, ә 27-28 декабрьдә Сарман трактында һәм "Южный" агросәнәгать паркында чираттагы каз ярминкәләре үтәчәк. Узган ял көннәрендә исә Чаллы халкына Татарстанның 19 районыннан килгән шәхси эшмәкәр үз хуҗалыгында үстергән каз, үрдәк, күркә, сыер ите тәкъдим итте. Казның түшкәсен 1000-1500 сумга алып була иде. Моннан тыш, 150 сумга эч-баш җыелмасы да сатылды. Хуҗабикәләр коймак майларга дип, эретелгән каз мае да алдылар.

Халык һәм сатучылар белән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев тә аралашты. Ул Чаллы халкын сыйфатлы ит белән тәэмин иткән өчен авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә рәхмәт әйтте. Киләчәктә дә хезмәттәшлекнең дәвамлы булачагына ышаныч белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев