Чаллыда «Лес-Сервис» оешмасы эшчәнлеген туктаттылар
Шәһәрдәшләрнең зарлануыннан соң "Лес-Сервис" ачык акционерлык җәмгыятенең эшчәнлеген 30 тәүлеккә туктатканнар. Әлеге карар шәһәр суды тарафыннан кабул ителгән. Мәгълүм булганча, чаллылылар Лесоцех районыннан таралган тузан һәм начар искә зарланганнар иде. Экологлар тикшерүеннән соң, һавада чыннан да сәламәтлеккә зыян салучы начар матдәләр бар икәне ачыкланган. Белгечләр административ протокол төзегәннәр һәм әлеге...
Шәһәрдәшләрнең зарлануыннан соң "Лес-Сервис" ачык акционерлык җәмгыятенең эшчәнлеген 30 тәүлеккә туктатканнар. Әлеге карар шәһәр суды тарафыннан кабул ителгән. Мәгълүм булганча, чаллылылар Лесоцех районыннан таралган тузан һәм начар искә зарланганнар иде. Экологлар тикшерүеннән соң, һавада чыннан да сәламәтлеккә зыян салучы начар матдәләр бар икәне ачыкланган. Белгечләр административ протокол төзегәннәр һәм әлеге кимчелекне тиз арада бетерергә дигән карар чыгарганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев