Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда шәһәр төзүчеләргә һәйкәл булдырачаклар

Чаллының аксакаллар советы калабызда беренче төзүчеләргә стелла ясау буенча киңәшмә үткәрде. Анда әлеге монументны төзүгә акча җыю өчен фонд оештыру турында да сүз булды. "Стелла төзүчеләргә, монтажчыларга, завод хезмәтчәннәренә, табибларга, укытучыларга - зур төзелештә катнашкан барлык һөнәр ияләренә багышланачак", - диде аксакаллар советы рәисе Юрий Петрушин.

Юрий Петрушинны попечительләр советы җитәкчесе итеп тә сайладылар. Әлеге советка "Кама-Тракс" генераль директоры Леонид Штейнберг, ЧДПУ ректоры Фәйрүзә Мостафина, "КГЭС УКС" генераль директоры Альберт Петров, Чаллының элеккеге хакиме Рәфкать Алтынбаев, сәүдә-сәнәгать палатасының комитет рәисе Уел Хөсәенов һәм башкалар керде. Анда хакимият башлыгы Наил Мәһдиевка да урын калдырылды. Юрий Петрушин "Аква регион" җаваплылыгы чикләнгән оешма генераль директоры Евгений Вайнерга һәйкәлнең генераль подрядчысы булырга тәкъдим итте. Эшмәкәр бу тәкъдимне кабул итте. Аксакаллар советы да бу идеяне хуплады. Стелланы Җиңү паркындагы мәйданга куярга планлаштырлар.

- Истәлекле билге кирәк. Чаллыдагы хезмәт батырлыгы мәңгеләштерелергә тиеш. Шәһәрдә мондый һәйкәл булырга тиеш. Фондка акча җыелыр, әлеге проект гамәлгә ашырылыр, - диде башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин. - Мине стелла урыны гына борчый. Әмма бу мәсьәлә хәл ителергә тиеш. Җиңү паркында, башкарылган эшләрне бозмыйча гына, әйбәт урын сайларга кирәк булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев