Чаллыда тире рагы белән авыручылар саны арткан
Якынлашып килүче җәйге яллар алдыннан, табиблар тирегә аеруча да игътибарлы булып, аны саклау чараларын күрергә киңәш итәләр. Кояш нурлары белән артык нык мавыгу тәннең пешүенә генә түгел, ә куркынычлы тире рагы кебек авыруга да китереп чыгарырга мөмкин. Гомумән, шәһәребездә 2016 ел нәтиҗәләре буенча тире рагы яман шеш авырулары арасында беренче...
Яман шеш авыруларын булдырмау һәм аларга каршы көрәш уңаеннан, шәһәребездә Республика клиник онкология диспансерының Яр Чаллы филиалы "Белем ярдәмендә яман шешкә каршы көрәш" мәгълумати кампания кысаларында "Бергәләп тире рагына каршы" акциясен уздырды. Ул 23 апрель көнне Торговый квартал сәүдә үзәгендә үтте.
Чарада онколог-табиблар теләгән һәр кешене бушлай тикшереп, аларга консультацияләр бирделәр. Белгечләр көндезге сәгать 12:00 алып 17:00 кадәр барлык мөрәҗәгать итүчеләрне кабул иттеләр. Әйтергә кирәк, автокалада әлеге мөмкнилектән сиксәнгә якын шәһәрдәшебез файдаланды. Тикшеренү узган биш шәһәрдәшебезгә исә тирәнтен тикшеренүләр өчен хастаханәгә юлламалар бирделәр.
- Тире рагы аеруча аның меланома дигән төре, Татарстанда иң киң таралган онкологик авырулар рәтендә тора. Аннан кала республикада юан эчәк, үпкә, күкрәк һәм простата бизе яман шеш аврыулары киң таралган. Тире рагы белән, гадәттә, яше 50 дән өлкән кешеләр еш авырый. Шуңа да без 45 яше тулган һәр кешене яман шешкә каршы профилактик тикшеренүләр узарга чакырабыз. Безнең максат -профилактик тикшеренү культурасын тәрбияләү. Пациентлар табиблар янына авырганда гына түгел, ә чирнең клиник билгеләр барлыкка килгәнче килсеннәр иде. Ул вакытта аларның күбесенең тормышларын саклап калып булачак, - дип белдерде Республика клиник онкология диспансеры баш табибы Илдар Хәйруллин.
Диспансерының Яр Чаллы филиалы баш табибы Илсур Вәлиев әлеге чараларның яшьләр өчен дә бик әһәмиятле булуын ассызыклады. Яшь егет-кызлар еш кына табиб киңәшләренә колак салмыйча, кояшлы эссе көннәрдә тәннәрен сакламыйча йөрләр. Мондый битарафлылык киләчәктә аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, ди белгеч. Шуңа да тиешле кремнарны сөртеп, көндезге туры кояш нурлары астында йөрмичә, сәламәтлекне кайгыртып торырга кирәк. Гомумән, табиб һәр кешегә дә тәннәренә игътибарлы булырга чакырды.
- Миңнәрне, барлыкка килүче тапларны карагыз. Әгәр тиредә яралар барлыкка килеп, алар каный башласалар, тәндә төерләр барлыкка килсә, һичшиксез, табибларга мөрәҗәгать итегез. Сәламәтлегезгә битараф булмагыз! - дип киңәш итте шәһәр баш табибы Илсур Вәлиев.
Гомумән, яман шеш авыруларына каршы тору акцияләре Яр Чаллыда беренче тапкыр үткәрелми. Узган елның ахырында күкрәк бизе рагына каршы шундый чара оештырылды. Ул вакытта табибларга 1000 нән артык хатын-кыз килеп тикшерелә. Республика клиник онкология диспансерының баш табибы Илдар Хайруллин билгеләп узганча, ел дәвамында да мондый акцияләр оештырылачак. Яман шеш куркыныч булуына карамастан, беренче стадияләрдә ачыкланганда кеше гомерен саклап калып була. Шул уңайдан табиблар барлык шәһәрдәшләребезне мондый профилактик чараларда актив актнашырга чакырып калалар.
Альбина ЗАРИПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев