Чаллыда – яңа предприятие
Чаллының "Весенний" совхозы мәйданында кош-корт эшкәртү предприятиесе төзелә. Ул быел ачылырга тиеш. Анда тәүлегенә 144 тонна яисә елга 50 мең тонна продукция җитештерергә ниятлиләр. Объектның смета хакы - 2,34 млрд сум. Шул исәптән, җайланмаларга 1 млрд сум акча тотылачак. Проектны "Челны-Бройлер" тормышка ашыра. Объектны файдалануга тапшыру 2016 елның икенче кварталына...
Чаллының "Весенний" совхозы мәйданында кош-корт эшкәртү предприятиесе төзелә. Ул быел ачылырга тиеш. Анда тәүлегенә 144 тонна яисә елга 50 мең тонна продукция җитештерергә ниятлиләр. Объектның смета хакы - 2,34 млрд сум. Шул исәптән, җайланмаларга 1 млрд сум акча тотылачак. Проектны "Челны-Бройлер" тормышка ашыра. Объектны файдалануга тапшыру 2016 елның икенче кварталына планлаштырылган. Төп максат - кош итеннән югары сыйфатлы, көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерү, диелә. Алай гына да түгел, биредә 1213 яңа эш урыны барлыкка киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев