Чаллыда яшүсмерләр автомобильләрне “чишендерә”
Яр Чаллы полициясе 16 яшьлек ике яшүсмерне тоткарлады. Алар автомобиль салоныннан шәхси әйберләр урлауда гаепләнә. Бу хәбәр күпләрне уйга салырга тиештер. Төнге 1.00 сәгатьтә полициянең кизү тору бүлегенә ашыгыч хәбәр килә. "36 комплекстагы бер ишек алдында яшүсмерләр ВАЗ 2109 автомобилен ачып ята, тизрәк килеп җитегез!" - дип ашыктыра шалтыратучы. Бәхеткә...
Яр Чаллы полициясе 16 яшьлек ике яшүсмерне тоткарлады. Алар автомобиль салоныннан шәхси әйберләр урлауда гаепләнә. Бу хәбәр күпләрне уйга салырга тиештер. Төнге 1.00 сәгатьтә полициянең кизү тору бүлегенә ашыгыч хәбәр килә. "36 комплекстагы бер ишек алдында яшүсмерләр ВАЗ 2109 автомобилен ачып ята, тизрәк килеп җитегез!" - дип ашыктыра шалтыратучы. Бәхеткә каршы, экипаж вакытында тоткарлап өлгерә хулиганнарны. Кулларындагы җайланмаларын да ташларга өлгермиләр. Домкрат, автомагнитола һәм... отверткалар җыелмасы.Машина салонындагы шәхси әйберләрнең гомуми суммасы 5 меңгә җыела. Сорау алу вакытында шунысы да ачыклана: гаепләнүчеләр балигъ булмаган яшүсмерләр бүлегендә исәптә тормый һәм җинаять җаваплылыгына да тартылганнары юк. Шәһәрдәшебезнең уяулыгы аркасында урланган әйберләр хуҗасына кайтарылды. Ә тоткарланучыларга карата җинаять эше кузгатылды.
Бүгенге көндә хокук саклау органнарында тагын бер җинаять эше тикшерелә. Анысы берничә көн элек кенә ВАЗ 2107 автомобилен "чишендерү" белән бәйле. Салоннан әйберләр "җыештыру" һәм машина урлауларны ачу бүлеге җитәкчесе Рәнис Хәлиуллин әйтүенчә, агымдагы ел башыннан Чаллыда шундый 76 очрак теркәлгән. Караклар төнлә генә түгел, көпә-көндез дә машина талыйлар. Җинаятьчеләрнең уртача яше 16дан 25 кә кадәр.
Бу урында тәрбия темасын кузгатмый мөмкин түгел.Төн уртасында яшүсмер улының кайда һәм нәрсә эшләп йөргәне турында хәбәрдар булмаган, хәтта кызыксынып та карамаган әти-әнидән нәрсә булса да таләп итеп буламы соң! Уллары бит бер көн эчендә генә кырын эшкә керешмәгән. Машина ачу коралларын да кайдадыр саклаган. Өйдәгеләр ничек бу хакта белми-күрми калган? Мәктәптә дә әлеге укучыларның холык-фигыльләрендәге үзгәрешләрне күрергә тиешләр иде. Тирәнрәк уйлап карасаң, битарафлык кына түгел, үтә җавапсызлык бу. Вакыт җитмәүне сылтау итеп, бала тәрбияләүне үзагымына куючы әти-әниләрне кабатлап искәртәсе килә: бәхетсез һәм борчулы картлыгыгызга нигез салганыгызны аңламыйсызмы әллә?! Бүген чит кеше машинасын ачып, караклыкка керешкән улыгыз берничә елдан үз фатирыгызны таларга керешмәс, сезне кыйнап-куркытып акча дауламас дип, кайсыгыз гарантия бирә ала?!
Бу уңайдан, үз балаларым үскәндә булган бер гыйбрәтле хәлне искә искә төшердем. Бервакыт кесәдән, хәтта ишек төбендә элеп калдырган сумкамнан акчалар югала башлады. Үземнекеләр алмасын яхшы беләм: бу нисбәттән тәрбия катгый бездә. Улым янына кереп йөри торган 12 яшьлек күрше малаеннан шикләнәм-шикләнүен, тик әйтергә читенсенәм. Әти-әнисе белән аралашып-ярдәмләшеп яшибез. Алай да тикшерергә булдым. Кичен эштән кайткач, ишек янындагы куртка кесәмә берничә сум кәгазь акча салдым. Кичке аш белән гаиләмне, шул исәптән, күрше малаен да сыйлагач, савытлар юарга керештем. Ул арада өенә җыенды бу. Ботинкасын бәйләгән арада, куртка кесәмә кулымны тыктым: акчадан җилләр искән. Мин моны туктатып, кесәләрен тикшерә башладым: бер җирдә дә юк. Алай да малай инде чыгып китә дигәндә, ботинкасын салдыру башыма килде. Ышанасызмы, шунда яшергән булган. Кайчан гына өлгергән, шаккатмалы!
Тик иң гаҗәпләндергәне: әнисенә бу хакта әйткәч, рәхмәт әйтәсе урынга, әрләшә үк башлады. Мине генә түгел, балаларымны да дошман итте. Гел аралашмас булдык. Ни өчен чит кеше акчасына кызыккан соң ул бала? Акчага да интеккән кешеләр түгел. Беркемдә дә булмаган шәпле стенкаларны алар иң беренче алып куйды. Димәк, кеше милкенә кагылырга ярамый дигән сүзне әйтеп үстермәгәннәр. Әтисе озак еллар ерак командировкаларга йөрде, КАМАЗлар куды. Бердәнбер бала, нигездә, әнисе тәрбиясендә үсте. Анысы да көннәр буе эштә, ҖЭКта баш бухгалтер иде. Шул вакыйгадан соң озак та үтми, яңа йорттан зурррак фатир алып, күчеп китте күршеләрем. Күңелдә ниндидер авыр тәэсир калды: ризыкларны бүлешеп яшәгән күршем саубуллашырга да кермәде.
Еллар үтте, бер тапкыр да очрашмадык. Соңрак ишеттем: теге бала ни һөнәр алмаган, ни эшкә урнашмаган. Тора-бара бөтенләй кулдан ычкынган. Наркотиклар куллануда һәм таратуда гаепләнеп, төрмәгә эләккән. Берничә тапкыр чыгып-кереп йөри торгач, шунда гомере өзелгән бичараның. Аянычлы язмыш, әлбәттә. Тик аны булдырмый калырга да була иде бит. Үз баласын ихлас яраткан, аның бәхетле киләчәген кайгырткан әти-әни кадерлесен беркайчан урам тәрбиясенә ташламый. Тормыш хакыйкате бу.
Рәзинә Насыйбуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев