Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда зоопарк төзиләр

Шәһәр хакимиятендә шул исемдәге яңа проект буенча киңәшмә булды. Аны икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм идарәсе башлыгы урынбасары Радмир Беляев алып барды. Яңа проект сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә эшләнгән. Киңәшмәдә катнашучыларга аны сәүдә-сәнәгать палатасының "Проф-Интех" укыту үзәге директоры урынбасары Татьяна Рахманкулова тәкъдим итте. Проектның өстенлекле юнәлеше - "Яр буе" паркын...

Шәһәр хакимиятендә шул исемдәге яңа проект буенча киңәшмә булды.

Аны икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм идарәсе башлыгы урынбасары Радмир Беляев алып барды. Яңа проект сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә эшләнгән. Киңәшмәдә катнашучыларга аны сәүдә-сәнәгать палатасының "Проф-Интех" укыту үзәге директоры урынбасары Татьяна Рахманкулова тәкъдим итте.

Проектның өстенлекле юнәлеше - "Яр буе" паркын төзекләндерү. Биредә халык күпләп ял итәргә ярата. Шуңа күрә спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләрне арттырырга кирәк. Проект авторлары биредә скалодром ясарга да тәкъдим итә.

Зоопарк - шәһәрдәшләр һәм Чаллы кунакларының күптәнге хыялы. "Тулпар" ат спорты мәктәбе биләмәсендә төзелеш башланды инде. Аның янын балалы кешеләр һәм физик мөмкинлекләре чиклеләргә уңайлы итү дә планлаштырыла. Радмир Беляев эшлекле һәм экологик туризмның бүгенге көндә шәһәр халкы, эшмәкәрләр өчен мөһимлеген ассызыклады.

Якын киләчәктә шәһәрнең үзенең порталы да була. Анда шәһәр тарихы, яңа проектлар турында мәгълүматлар урнаштырыла. Шулай ук чараларга онлайн-теркәү, онлайн хезмәтләргә гариза бирү мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев