Чаллыдан Айрат Башкуров рус бильярды буенча Татарстан чемпионы булган
Казанда «ирекле пирамида» буенча һәвәскәрләр арасында Татарстан чемпионаты узды. Чарага республикадан 42 спортчы килде, дип хәбәр итә «Вести КАМАЗа» газетасы. 10 елдан артык бильярд белән шөгыльләнгән Чаллы спортчысы Айрат Башкуров, финалга кадәр җитеп, 4:3 хисабы белән Александр Шашуринны җиңгән. Нәтиҗәдә, ул Татарстан чемпионы исеменә лаек булган һәм аңа Җиңүче Кубогы...
Казанда «ирекле пирамида» буенча һәвәскәрләр арасында Татарстан чемпионаты узды. Чарага республикадан 42 спортчы килде, дип хәбәр итә «Вести КАМАЗа» газетасы. 10 елдан артык бильярд белән шөгыльләнгән Чаллы спортчысы Айрат Башкуров, финалга кадәр җитеп, 4:3 хисабы белән Александр Шашуринны җиңгән. Нәтиҗәдә, ул Татарстан чемпионы исеменә лаек булган һәм аңа Җиңүче Кубогы бирелгән. Яр Чаллыда А. Башкуров рус бильярды буенча үз мәктәбен оештырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев