Чаллыга кунакка төрекләр килә
Чаллы Сабан туе бәйрәме быел аеруча зур колач белән үтәчәк.Бәйрәмгә республика премьер-министры Алексей Песошин, берничә министр һәм 40 тан артык Төркия кунаклары килә. Шулай ук республикабыз район башлыклары да Сабантуена чакырулы. Төркия кунаклары арасында Төркия президенты киңәшчесе, Чаллының Төркиядәге тугандаш шәһәрләре - Казан һәм Бурса мэрлары да булачак. Төрекләрне Чаллыда...
Чаллы Сабан туе бәйрәме быел аеруча зур колач белән үтәчәк.Бәйрәмгә республика премьер-министры Алексей Песошин, берничә министр һәм 40 тан артык Төркия кунаклары килә. Шулай ук республикабыз район башлыклары да Сабантуена чакырулы.
Төркия кунаклары арасында Төркия президенты киңәшчесе, Чаллының Төркиядәге тугандаш шәһәрләре - Казан һәм Бурса мэрлары да булачак. Төрекләрне Чаллыда 3 көн кунак итәчәкләр. Алар 5сендә килеп җитәләр, ә 6 һәм 7 июльдә эшлекле форумда катнашалар, шәһәр предприятиеләренә барачаклар.
Чаллы Сабантуе алар өчен өзелеп көткән вакыйгаларның берсе. Чаллыда ватандашларының сәфәрен һәмСабантуен Төркия телевидениесе төшерәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев