Чаллыга сокланырбыз әле...
Чаллы үзәгендәге мәйданда (Яңа шәһәрнең 19нчы комплексы) күп катлы 4 торак йорт, 2 офис бинасы, ике сәүдә йорты һәм күңел ачу үзәге сафка басачак. Төзелеш барышында КАМАЗ-Мастер урамындагы күперне яңа сыйфатында куллану планлаштырыла. Аның аша сәүдә йорты түбәсенә менеп булачак. Күп функцияле "Sunrise city" комплексын төзү ике этапта башкарылачак. Шәһәр...
Чаллы үзәгендәге мәйданда (Яңа шәһәрнең 19нчы комплексы) күп катлы 4 торак йорт, 2 офис бинасы, ике сәүдә йорты һәм күңел ачу үзәге сафка басачак. Төзелеш барышында КАМАЗ-Мастер урамындагы күперне яңа сыйфатында куллану планлаштырыла. Аның аша сәүдә йорты түбәсенә менеп булачак.
Күп функцияле "Sunrise city" комплексын төзү ике этапта башкарылачак. Шәһәр үзәгендәге 19нчы комплексны төзүче инвестор - Төркиянең "Кастамон Энтегрэ" компаниясе белән эшлекле сөйләшү барышында Васил Шәйхразиев алар тәкъдим иткән проектның уңай якка үзгәрешен билгеләп үтте.
- Сез шәһәр эчендә шәһәр төзисез, шуңа күрә проектның югары сыйфат белән, тиз арада тормышка ашуы бик мөһим. Чөнки биредә бөтен нәрсә халык мәнфәгатен исәпкә алып эшләнә", - диде шәһәр хакиме. "Sunrise city" ҖЧҖнең генераль директоры Гималь Нәкыйпов вәгъдә итүенчә, төзелеш май-июнь айларында башланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев