Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы искечә Яңа елны каршы алырга әзерләнә

13 гыйнвардан 14 гыйнварга каршы төндә искечә яңа елга аяк басабыз. Үз тарихында ел исәбен алыштырган һәр илдә искечә Яңа ел — рәсми булмаган күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Чаллы да искечә Яңа елны каршы алырга әзерләнә.

Иске Яңа ел бөтен туганнар, дуслар белән җыелып тагын бер кат бәйрәм итү өчен менә дигән мөмкинлек. Кунакларны күңел ачу анимацион программасы көтә - яңа ел уеннары, җырлар һәм биюләр!
13 гыйнвар көнне бәйрәм программалары узачак:
- 17:00 сәгатьтә «Азатлык» мәйданында «Тылсымлы бәйрәм дәвам итә» бәйрәм программасы (сәхнәдә) булачак. Моннан тыш кызыклы Кар бабайлар катнашында бәйрәм мәйданчыкларында интерактив мимик тамаша да булыр дип көтелә. Шулай ук спорт мәйданчыклары, сәүдә нокталары, шугалаклар, олы-олы курчаклар, аниматорлар, ходулиларда йөрүчеләр дә шәһәрдәшләрнең күңелен ачачак.


- 18:00 сәгатьтә Җиңү паркында Иске Яңа ел очрашуы узачак.

 
- 18:00 сәгатьтә «Энергетик» мәдәният йорты каршында «Могҗизалар көткәндә» дип исемләнгән театральләштерелгән концерт программасы булачак. 


Иске Яңа елны бергә каршылыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел