Чаллылылар чүлмәк сәнгате нигезләре белән таныштылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар чүлмәк сәнгате нигезләре белән таныштылар

1 нче балалар сәнгать мәктәбендә 7 нче «Миләшкәй» балалар бакчасының «Чагылыш» гаилә үсеше студиясе проекты кысаларында чара узды.

 Әйтеп үтик, балалар бакчасы сәнгать мәктәбенең партнеры булып тора. Проектның максаты – балалар бакчасына йөрмәүче балаларның ата-аналарына консультация бирү, алар белән мастер-класслар һәм чаралар үткәрү.
Сәнгать мәктәбенең белем бирү процессы белән танышу өчен сигез айдан өч яшькә кадәрге балалар белән әти-әниләр чакырылды. Сәнгать мәктәбе директоры Альбина Шәйхулова Хәзерге заман сәнгате һәм рәсем сәнгате музее буйлап экскурсия үткәрде. Скульптура укытучысы Лия Вечтомова чүлмәк ясау сәнгате буенча мастер-класс оештырды.

http://nabchelny.ru/

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


яшьләр

Нет комментариев