Чаллылыларны Шишкин бульварында шугалак ачу тантанасына чакыралар
27 декабрьдә 12:00 сәгатьтә Шишкин бульварының 19 нчы мәктәп территориясендә урнашкан шугалак ачыла
Танылган фигуралы шуу остасы, бозда бию буенча олимпия чемпионы Дмитрий Соловьев чараның кунагы булачак. Ул шәһәр халкын боз мәйданчыгы эшли башлану белән котлый һәм яшь фигурачылар өчен мастер-класс үткәрәчәк. Бәйрәм программасында чаллылыларны шулай ук конкурслар, бүләкләр белән ярышлар, кайнар чәй һәм кофе көтә.
Искәртеп узабыз, конкурста катнашу өчен «Подросток» яшьләр (яшүсмерләр) клублары үзәге директоры урынбасары Альберт Гыйльманов гариза биргән иде. Ул 1988 елда төзелгән «Юность» хоккей тартмасын реконструкцияләүне сорады. Бүген мәйданчыкта 80нән артык яшүсмер һәм яшьләр шөгыльләнә, алар А.В. Тарасов исемендәге «Алтын шайба» клубы призына узган спорт ярышларының шәһәр этапларында җиңүчеләр һәм призерлар булып торалар.
чыганак:http://nabchelny.ru/news/42380
фото:ачык чыганаклардан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев