Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының 17 гаиләсенә ана капиталы сертификаты тапшырылды

Күркәм традиция буенча шушы көннәрдә Чаллының Тантаналар сараенда (ЗАГС) ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Сертификатларга 17 Чаллы гаиләсе ия булды.

Гаиләләрне ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов котладылар.
Исегезгә төшерәбез, ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Программаны тормышка ашыра башлаганнан бирле Чаллыда ана капиталына 50 меңнән артык сертификат бирелгән. Гаиләләргә ярдәм итү программасы 2026 елга кадәр озайтылды, ягъни сертификатка хокук бирә торган баланың 2026 елның 31 декабренә кадәр тууы яисә уллыкка алынуы кирәк. Шул ук вакытта, элеккеге кебек үк, сертификат алу һәм аның чаралары белән эш итү чикләнмәгән. 2021 елда беренче балага ана капиталы күләме 483 882 сум тәшкил итә, икенче балага 639 432 сум тәшкил итә, әгәр гаилә беренче бала туганда сертификат алмаса.

 

Фото: http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация