Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чәчүгә төштек

Бүген авыл хуҗалыгында язгы кыр эшләренең кызган чагы. Тукай районы басулары да бу көннәрдә техника гөрелтесенә күмелде.

«Язгы чәчү уңышлы гына бара. Әле менә шифалы яңгырлар да явып үтте. Туфракка уртача 20 мм тирәнлектә яңгыр сулары үтте. Бу бик яхшы, – дип бәяли районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов. – Үләннәр дә матур гына үсеп килә. Бәйрәмнәрдән соң фермалардагы малларны да лагерьларга күчерү ниятебез бар», – дип әйтеп үтә ул терлекчелек тармагына да кагылып.

Тукай районы быел барысы 56 мең 800 гектарда язгы чәчү эшләрен башкарырга тиеш. 5 майга аның 12 мең 900 гектарында орлыклар җиргә кергән инде. Барлык хуҗалыклар да эшкә керешкән. Әйтик, 1380 гектарда борчак чәчелеп беткән, арпа, солы культураларын чәчү башланган. «Кама» агрофирмасы 1200 гектар мәйданда шикәр чөгендерен чәчкән. Әлеге культура быел агрофирма кырларында 3600 гектарны билиячәк. Түбән Суыксу җирлегендә эшләүче «Парадиз» ҖЧҖ 160 гектарда көнбагыш чәчкән. Бу культураны районда тагын Калмиядә эшчәнлек алып баручы «Вилданов» КФХ үстерә. «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгы районда беренчеләрдән булып язгы бодайны чәчә башлаган.

«Уҗымнар барысы да тукландырылды. Хуҗалыкларда ашлама җитәрлек күләмдә, әле сатып алу дәвам итә. Тик менә кышын туңу сәбәпле, көзге культураларның 500 гектарын кабат чәчәргә туры килде», – дип белдерде идарә башлыгы.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев