Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чем­пи­он га­зе­та укый

Без­нең ре­дак­ци­я­гә арм­рес­линг бу­е­на Та­тар­стан, Рос­сия, Ев­ро­па, дөнья чем­пи­о­ны, арм­лиф­тинг­ның биш тө­рен­нән биш тап­кыр ре­кор­дсмен Фә­нис Ну­рет­ди­нов кил­де. Ул Ар­мспорт бу­ен­ча мөм­кин­лек­лә­ре чик­ле ке­ше­ләр ара­сын­да Рос­си­я­нең спорт мас­те­ры. Күп­тән тү­гел Со­чи­да уз­ган Ев­ро­па чем­пи­о­на­тын­нан өч ал­тын ме­даль алып кайт­ты. Ә ко­ман­да­лар ара­сын­да Чал­лы ко­ман­да­сы икен­че урын­да. Без­гә күр­сә­тер­гә дип үзе бе­лән ун­биш­ләп тро­фе­ен алып та кил­гән Фә­нис абый. Алар­ның һәр­бер­се­нең үз та­ри­хы, ка­дер­ле яд­карь­ләр.

Уз­ган ел ту­ган авы­лы Чир­ме­шән ра­йо­ны Ис­ке Ка­ди­га кай­тып мәк­тәп уку­чы­ла­ры ара­сын­да кул кө­рә­ше бу­ен­ча ярыш та үт­кәр­гән. Авыл му­зе­е­на кы­рык­лап ме­даль бү­ләк ит­кән. “Бар­лы­гы 223 ме­даль яу­ла­дым. Алар­ның йөз­дән ар­ты­гын му­зей­га, ту­ган­нар­га, ба­ла­лар­га өлә­шеп бе­тер­дем. Үзем­дә йөз­дән ар­ты­гы сак­ла­на. Һәр­кай­сы ми­нем өчен ис­тә­лек һәм го­рур­лык,”- ди ку­на­гы­быз.

Ат­на­га ике тап­кыр тре­ни­ров­ка­га йө­ри икән Фә­нис абый. Тре­не­ры Ри­шат Фа­зул­лин. Тиз­дән дөнья чем­пи­о­на­ты­на ба­рыр­га әзер­лә­нә­ләр. Хөр­мәт­ле ку­на­гы­быз  без­нең бе­лән һәр­ва­кыт элем­тә­дә. Ул ту­ры сүз­ле, ни­чек бар - шу­лай әй­тә тор­ган ке­ше: “Уз­ган яр­ты ел­лык­ка га­зе­та­га языл­ма­дым. Чөн­ки, ки­рәк дип тап­ма­дым. Җи­тәк­че­ләр ту­рын­да күп чы­га ке­бек то­ел­ды. Хә­зер ка­рап то­рам, сез­нең га­зе­та­да үз­гә­реш­ләр бар икән. Ми­нем аны ку­лы­ма алып укый­сым ки­леп кит­те. Бу яр­ты­ел­лык­та “Шәһ­ри Чал­лы”­ны өе­мә ал­ды­ра­чак­мын ”, - ди Фә­нис Ну­рет­ди­нов.

Айзирә Имамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: матбугат укыйлар