Чиновникка дәва бушлай, ә халыкка...
Россия Президенты Владимир Путин шушы көннәрдә "Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында"гы законга үзгәрешләрне раслады. Аның нигезендә, дәүләт хезмәткәрләренә аерым тәртиптә бушлай дәвалану хокукы бирелә. "Болай да "балда-майда" йөзгән кешене бушлай дәвалаганчы, ул хокукны ник соң безгә - бер айныкын икенчесенә көчкә тартып-сузып җиткереп, җан саклап яшәүче пенсионерларга, балалар...
Россия Президенты Владимир Путин шушы көннәрдә "Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында"гы законга үзгәрешләрне раслады. Аның нигезендә, дәүләт хезмәткәрләренә аерым тәртиптә бушлай дәвалану хокукы бирелә.
"Болай да "балда-майда" йөзгән кешене бушлай дәвалаганчы, ул хокукны ник соң безгә - бер айныкын икенчесенә көчкә тартып-сузып җиткереп, җан саклап яшәүче пенсионерларга, балалар үстерүче аз керемле гаиләләргә, инвалидларга бирмиләр!"
Моңа кадәр әлеге канун нигезендә бушлай дәвалану мөмкинлегеннән зарарлы производствода эшләүчеләр, "ябык" режимдагы шәһәрләр һәм торак пунктларда яшәүчеләр генә файдалана ала иде. Һәм бу "өстенлек" беркемдә дә ризасызлык уятканы булмады. Чыннан да, әлеге категориягә кергән гражданнар моны көндәлек хезмәтләре белән хаклый. Ә менә болай да шифаханә-хастаханәләргә "арткы ишектән" генә керергә, "аерым тәртиптә" дәваланырга күнеккән чиновникларга мондый хокук бирелүе гади халыкта урынлы сорау уята. Кайсы яклап, нинди аеруча "зарарлы" хезмәтләре өчен бушлай медицина ярдәме күрсәтелергә тиеш аларга?! Хезмәт хаклары шулкадәр түбәнме, әллә "кәнәфиләре" сәламәтлек өчен бик үк ярашлы түгелме? Шушы яңалыкны укыган бер пенсионер әби елап шалтырата: "Нигә шулай мыскыл итә микән бу хөкүмәт дигәннәре! Болай да "балда-майда" йөзгән кешене бушлай дәвалаганчы, ул хокукны ник соң безгә - бер айныкын икенчесенә көчкә тартып-сузып җиткереп, җан саклап яшәүче пенсионерларга, балалар үстерүче аз керемле гаиләләргә, инвалидларга бирмиләр!"
Ә законга кертелгән үзгәрешләр түбәндәгечә бәян ителә: "Россия Федерациясендә дәүләт вазифаларын башкаручы затлар, шулай ук федераль дәүләт гражданлык хезмәтендә аерым вазифаларны башкаручы затлар медицина ярдәмен бушлай алу хокукына ия".
Шунысы да билгеле: чиновникларны дәвалау өчен финанслар мәҗбүри медицина иминияте фондыннан да, хөкүмәт казнасыннан да бүленергә мөмкин. Болары инде бераз соңрак, Президент Указыннан соң аныкланачак.
Һичшиксез, Указы да булыр, законы да гамәлгә керер. Чөнки әлеге яңалык бит, иң беренче чиратта, шул ук дәүләт даирәләре, депутатлар файдасына. Ә үзләрен бик тә яраталар безнең "халык ышанычлылары"! Үзләренә дигәнен әнә ничек тиз "тоталар"! Яңа Закон проектын май аенда Дәүләт Думасына фикер алышуга тәкъдим иткәннәр иде, октябрьдә кабул итеп тә куйдылар. Бүгенге катлаулы сәяси һәм икътисадый тотрыксызлык шартларында чынлап торып халык мәнфәгатен яклый торган законнар кабул ителсен иде. Сабыр төбе сары алтын дисәк тә, халыкның түземлеге чиксез түгел. Мең дә бер вәгъдәләр биреп сайланган депутатларыбыз шул хакта уйлансын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев