Чиста биттән башлау кирәк
“Без яраткан шәһәребездә чиста һава булуын, Чулманыбызның үтә күренмәле суын, баш очыбыздагы якты кояшны яратабыз”, – болар бар да безнең кулларда.
Чиста бит. Чиста тарих. Чиста шәһәр. Чиста ил” - Әлеге юллар “Чиста бит” экологик хәрәкәтенең Вконтакте челтәрендәге сәхифәсеннән алынды.
Әңгәмәдәшебез – хәрәкәтнең координаторы Рәзилә Сәхабиева.
– Рәзилә, сез бу хәрәкәткә ничек килдегез?Үзегез белән таныштырып китегезче.
– Мин үзем шәһәрдә реклама белгече буларак билгеле, бу өлкәдә 18 ел эшлим. “Төс формуласы” (Формула цвета) реклама-җитештерү компаниясенең оештыручыларының берсе булып торам. Реклама-сувенир индустриясе милли ассоциациясе белем бирү комитеты (НАРСИ) әгъзасы да буларак, Россия рекламачыларын чит ил тәҗрибәсе белән дә таныштырабыз. Республикадан читтә дә үз өлкәмдә билгеле кешемен.
Узган ел НАРСИ линиясе буенча Римда командировкада булырга туры килде. Эштән бушагач, 3 көнгә Италиядә калып, гади фатирда яшәп тордым. Биредә мин калдыкларның 5 фракциягә бүленүен һәм аларны фатирда аерым җыюның нәрсә икәнлеген шәхсән белеп кайттым.
Башкаларга файдалы булу теләгем туды һәм үз шәһәремнән күчеп китү теләгеннән кире кайттым. Интернеттан тау кадәр мәгълүмат өйрәндем, кызыклы федераль проектлар таптым һәм үземнең бу эшне булдыра алачагымны аңладым. Әлегә экопроектларны шәһәребездә башлап җибәрдек, алга таба, эшебез уңышлы чыкса, республика күләмендә җәелдерергә исәплибез.
Калдыкларны аерым җыю кирәклегенә инану өчен экологик вәзгыятьне белү кирәк. Пластик табигый шартларда 400 елга якын таркала. Металл – төренә карап – 100 елга якын (мәсәлән фольга 100 елдан артык). Чүплекләр көннән-көн зуррак мәйданнарны били. Балаларыбыз һәм балаларыбызның балаларына нәрсә калыр соң? Пластик таулар белән пластик елгалармы? Монда бер генә юл – калдыкларны аерым җыярга һәм яңадан эшкәртергә кирәк.
– Чаллыда калдыкларны аерым җыю өчен кирәкле шартлар бармы соң?
– Чаллыда калдыкларны аерым җыю буенча инфраструктура үсеп килә. Бүгенге көндә макулатура, пластик, полиэтилен, эчемлекләрдән бушаган металл һәм алюминий банкалар, ПЭТ-шешәләр, лампочкалар, батарейкалар, хәтта градусникларны да тапшырырга була. Икенчел чималны махсус контейнерларга да, аерым пунктларга да илтергә мөмкин (аз булса да акчасы була). Безнең мәгълүматлар буенча, 100 гә якын контейнер һәм икенчел чималны тапшыруның 130 га якын варианты бар. Безнең “Чиста бит” хәрәкәте территориаль җәмәгать үзидарәләре белән берлектә пластик шешәләр өчен кызгылт төстәге челтәрле контейнерлар куя. Беренче проектыбыз ЭКОДВОР (Экологик ишегалды) булды. 46 нчы комплекста Ишегалды бәйрәме үткәрдек һәм “ПромИндустрия” компаниясе ярдәме белән пластик шешәләр һәм алюминий банкалар өчен беренче контейнерлар урнаштырылды. “ПромИндустрия” компаниясе белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез.
– Бу икенчел чималны кабат эшкәртү ничек башкарылуын аңлатып китегезче.
– Контейнерларны график буенча махсус машина зур “биг-бег” капчыкларында базага илтә. Барлык икенчел чимал төрләр буенча тутырыла: бер зур капчыкка – бары тик пластик кына, икенчесенә – алюмин белән металл, ягъни бар да тәртип белән башкарыла. Болай эшләгәндә, предприятиенең сортларга аеручыларының эше күпкә җиңеләя. Базада һәр төр калдыкны янә тикшерәләр. Кешеләр кайвакыт контейнер тартмаларын бутарга, яки эшкәртелми торган калдыкларны салган булырга мөмкин. Бу этапта пластикны төрләргә аералар.
Полипропилен калдыклар (ярма, макарон пакетлары), полистирол (торт савытлары) ваклана һәм алардан төзелеш өчен кирәкле чимал җитештерелә. Югары басымлы полиэтилен (пленка, төрле пакетлар), стрейч-пленканы эретеп гранулалар ясыйлар. Бу чималдан хуҗалыкка кирәкле көрәкләр, машиналарга пластик запчастьләр, бозда шуарга чаналар һәм тагын әллә никадәр файдалы әйберләр эшләнелә.
ПЭТ-шешәләр башта төсләре буенча төрләргә аерыла, этикеткалары һәм капкачлары салдырыла. Шуннан соң эшкәртелгән чималдан флис киемнәр, пледлар, үсентеләр өчен савытлар, сумкалар кебек кирәкле әйберләр ясала. Макулатура да башта төрләргә аерыла, аннары тыгызландырып прессланган көенчә Чаллының Катыргы-кәгазь комбинатына җибәрелә. Якынча 1 кг газетадан 10 рулон туалет кәгазе чыга.
– Куркыныч калдыклар эшкәртеләме, әллә юк ителәме?
– Әйе, лампочка, батарейкалар кебек калдыкларның куркыныч төрләре дә яңадан эшкәртелә. Әгәр мондый калдыклар чүплеккә эләгә икән, токсин матдәләр чыгарып, әйләнә-тирәне агулап ятачак. Күз алдына китерегез, бер бармак зурлыгындагы батарейка 400 литр суны яки 20 квадрат метр җирне зарарларга мөмкин. Ә бу мәйданда ике агач, берәр пар әрлән, бер керпе һәм берничә мең яңгыр суалчаны булырга мөмкин. Өстәвенә, табигый шартларда ул 100 елга якын таркалып ятачак. Бу әле бер кечкенә батарейканың гына зыяны! Нәкъ менә шуңа күрә андый төр калдыкларны чүп чиләгенә салып, шәһәр чүплегенә ыргытмау мөһим. Сәламәтлеккә һәм табигатькә аеруча зур зыян салучы калдыклар өчен махсус контейнерлар куелган. Берсе – “Мегастрой” гипермаркеты янындагы машиналар кую урынында, тагын өчесе Яңа шәһәрдә “Эссен” кибетләре каршында урнаштырылган, ЗЯБ та һәм ГЭСта да бар. Шулай ук шәһәрдә ундүрт кабул итү пункты бар, шуларның дүртесе тәүлек буенча эшли.
– Якын-тирәдә шундый контейнерлар булмаса, нишләргә? Безнең йорт тирәсендә гомуми чүплек савытлары гына тора һәм чүпне бер пакетка салып ташлаган саен мин үземне уңайсыз хис итәм.
– Икенчел чималны кабул итү пунктларының тулы исемлеген recyclemap.ru/nchelny интерактив картасыннан карап белеп була. Бу сайтка керсәгез, сез шәһәрдәге барлык контейнерларны һәм кабул итү пунктларын күрә аласыз. Үз адресыгызны язып, якын тирәдәге нокталарны ачыклый аласыз. Җирле үзидарәләр аша үз ишегалдыгызда контейнер урнаштыру өчен гариза язарга да мөмкин. Шулай ук безнең Вконтакте https://vk.com/chistabulsyn төркемендә тәкъдимегезне яза аласыз, без ярдәм итәргә тырышачакбыз.
– Инфраструктура булу – әйбәт, ләкин экологик культура түбән булганда, аларга ихтыяҗ зур булырмы?
– Әлбәттә. Кешеләргә калдыкларны аерым җыюның ни өчен кирәклеген аңлату эшләре дә мөһим. Шунлыктан без Вконтакте төркемебездә һәм Instagram @chistabulsyn социаль челтәрендәге сәхифәбездә гади итеп экологик аңлату эшләре алып барабыз.
Тора-бара очрашып сөйләшү, калдыкларны аерым җыю тәҗрибәсе белән уртаклашу ихтыяҗы барлыкка килде. Безнең хәрәкәттә күп төрле кызыксынулары булган искиткеч кешеләр катнаша. Аларның һәрберсенең актив гражданлык позициясе бар.Без - МЕТРО мәдәни-белем бирү платформасы резидентлары, айга ике тапкыр шул мәйданчыкта эко-очрашулар үткәрәбез. Беренче очрашу аралашу форматында, икенчесендә – лекторий.
Эколекторий – ул экология турындагы мәгърифәтчелек проектыбыз. Әзерлек барышында без бу өлкәдәге экспертлар белән аралашабыз: бу тулы, дөрес мәгълүмат бирү өчен кирәк. Лекторийларда без катлаулы материалны аңлаешлы тел белән җиткерергә тырышабыз, документаль фильмнар, хәтта экологик темага мультфильмнар да күрсәтәбез. Эколекторийларга барлык теләүче дә килә ала, үзебезнең төркемнәрдә без бу хакта анонслар урнаштырабыз. Вконтакте төркемендә безнең яңалыкларга язылып, үткәрелгән чаралар турында һәрвакыт хәбәрдар булырга мөмкин.
Киләсе лекторийларның берсендә (ул июнь ахырына планлаштырыла) өйдә калдыкларны бүлеп җыю буенча тәҗрибә уртаклашачакбыз. Пластик турындагы лекторийны да янә кабатларга кирәк дип уйлыйбыз.
– Мәктәп укучылары, студентлар белән эшлисезме? Экологик тәрбияне мөмкин кадәр иртәрәк башлау хәерлерәк бит.
– Укучылар белән берничә экологик дәрес үткәрдек. Алга таба форматны үзгәртү кирәк дип уйлыйбыз. Студентларны җәлеп итү планыбыз бар, моңа, чынлап та, җитдирәк карау кирәктер.
– Рәзилә, идеаль вариантта пластик шешәләрне юарга кирәк инде ул. Ләкин безнең күбебезнең менталитеты мондый тәртипне әлегә кабул итеп бетерә алмый. Нигә юарга, аны эшкәрткәндә барыбер юалар бит диючеләр бардыр.
– Калдык чүпне аерым җыюның бер кыенлыгы да юк. Үз мисалымда аңлатып карыйм әле. Мин, мәсәлән, контейнерга сирәк йөрим. Һәр төр чүпне аерым җыеп барам да пакетларга салып балконга чыгарып куям. 3-4 пакет җыелгач кына контейнерга илтәм. Димәк, мин беренче чиратта үзем өчен юам булып чыга (ис килмәсен өчен). Аннары азык-төлек – ул бактерияләр чыганагы, сөт бактерияләре югары температурада да үлмиләр. Хәтта әлеге пластиктан эшләнгән яңа әйберләрдән дә ис килүе бар. Шунлыктан сөт продуктларыннан бушаган савытларны юу кирәк.
– Чаллы Гринпис рейтингында калдыкларны аерым җыю буенча инфраструктураның җайлылыгы буенча 89 нчы баскычта тора. Узган ел 25 нче урында булган. Чаллылыларның бары 2,5% ы гына махсус контейнерларга якын яши (февраль мәгълүматлары).
– Россия шәһәрләрендә калдыкларны аерым җыю рейтингы төзегәндә, бу шәһәрләрдә яшәүчеләр саны һәм урнаштырылган контейнерлар саны исәпкә алынган. Бу исемлектә Әлмәт беренче өчлеккә керә, Казан 16 нчы урында. Санкт-Петербург Чаллыдан да арттарак. Бездә махсус контейнерлар әле соңгы елларда гына урнаштырыла башлавын һәм инде төньяк башкаланы артта калдыруыбызны исәпкә алсак, бу – бөтенләй үк начар күрсәткеч түгелдер. Шулай да бу саннар безне әлеге проблеманың булуы һәм әле киләчәктә эшлисе эшләребезнең күплеге турында искәртә.
– Уңышлар сезгә! Шәһәребез чиста булсын дип тырышучылар саны артсын, бергә булыйк, бердәм булыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев