Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чит илгә бәхет эзләп киткән Алия: «Ирем өйдән куып чыгарды, Казанга кайтырга акча юк»

Алия, кендегеннән кан тамган изге җирен ташлап, читкә бәхет эзләп китә. Төрек егете аны үз иленә җәлеп итә, алтын таулар вәгъдә итә. Оҗмах микән әллә бу, дөньяда миннән дә бәхетле кеше юктыр, ди Алия. Әмма егет кыйный торган явыз иргә әйләнә. Алия үз тарихы турында «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

+

«Беркайда да оҗмах түгел, туган илеңнән китмә син!» — дип язган күренекле татар шагыйре Гамил Афзал. Алия дә (геройның исеме үзгәртелде — авт.) күз яшьләрен түгә-түгә шушы сүзләрне тәкърарлады. Җир йөзендә күпме яшь, саф кыз бәхет эзләп китеп алданды икән? Мондый очраклар күп, тик күңелнең бер дә ышанасы килми шул, «юк, юк, минем белән андый хәл булмаячак», — дип кенә уйлап куясың…

Алия дә Төркия якларына бәхет эзләп китә. «Бәхетле буласым иде!» — дип уйлый ул. Җитмәсә, мөлаем төрек егете Омар (исеме үзгәртелде — авт.) да чакырып тора… Үзе ягымлы гына сөйләшә, хөрмәт итә, «кил, Алиям», — дип кенә тора. Йөрәк түзми, дөп-дөп тибә. Бу кадәр бәхеткә ничекләр чыдарга?

Түзми Алия, аның күңеле далага юнәлә. Ул да, башка бик күп кызлар кебек, сөйгән егетенә өметләр баглап, чит ил якларына оча… Тик өметләр генә акланмый шул, челпәрәмә килеп юк була.

«Без бәхетле булырбыз, Алия!»

Алия, Омар белән ничек таныштыгыз?

Интернет аша таныштык. Миңа — 36, аңа 42 яшь. Дусларча аралаша башладык. Шулай ел ярым үтте. Омар мине хатынлыкка алырга теләвен әйтте. Ризалаштым. Шулай итеп, узган елның март аенда Анталиягә аның янына килдем. Омар белән очраштым. Бер-беребезне беренче күрүдән үк ошаттык. Казанга кайтып киткәч, аралашуны дәвам иттек. «Без бәхетле булырбыз, Алия!» — дип вәгъдә бирде ул.

Төркиягә китәргә курыкмадым, әмма Төркиягә китәргә һәм чит ил кешесенә кияүгә чыгарга хыялланып яшәмәдем. Казанда башка егетләр белән дә йөргәнем булды, 2014 елда иремнән аерылган идем. Ничектер барысы да үзеннән-үзе килеп чыкты.

Омар белән бәхетле булу өчен, син бөтен әйберне ташлап чыгып киткәнсең…

Әйе, тәвәккәлләдем. «Сине генә бәхетле итәм», — дип сөйләде ул. Баштан яхшы яшәдек. Бергә тора башлагач, бөтенләй икенче кешегә әйләнде. «Сиңа күп чыгым китә» — дип кычкырырга тотынды. Мине генә яратырга килдең дип уйлаган идем, ә син күлмәк тә, крем да һ.б. яратасың икән, дип әнисе белән бәйләнделәр.

Баштан ук алдаганын сизмәдеңме?

Ялган сөйләгәнен аңлап булмады, кызганыч. Ышанычлы кеше кебек күренгән иде. Аның законлы хатыны да бар…

Хатыны? Ул сине икенче хатын итеп алдымыни?

Хатыным үлде, мин ялгыз, дип әйткән иде. Үлмәгән, башка шәһәрдә тора икән! Аерылышканнар, судлашып йөриләр, чөнки шул хатыны күп акча сорый (50 мең лира). Омар түли алмый. Аның әле баласы да булган. Шул хатыныннан тартып алдыртты ул аны.

«Әйберләреңне җый, күземә күренмә, өемнән чыгып кит!»

Икейөзле кеше булган икән: башта сине яраткан, аннан кыерсыта башлаган

Омар пекарняда эшләде. Мөнәсәбәтләребезгә әнисе кысыла башлады. Өй җыештырсам да, ашарга пешерсәм дә миңа кычкыра иде. «Бушка яшисең бездә!» — дип тиргәде. Сугарга тотынды. Акча түгел, хәтта ашарга да бирмәделәр.

Ирем бер мәлне эштән кайтты да: «Кичкә кадәр берәр кайда йөр, ашап-эчеп кайт, әнинең күзенә күренәсе булма» — диде. Һәр иртә бер дусларыма чыгып китә идем һәм кичен генә кайтып керә торган булдым. Аннары Омар мине күзәтә башлады. Кичкә кадәр йөрүемне ошатмады. «Соң, үзең куып чыгардың бит!» — дим. «Син миңа хыянәт итәсең», — дип кычкыра башлады. Өйдә мондый проблемалар булмаса, беркая да китмәгән булыр идем, өйдә генә утырыр идем дип аңлатып карадым.

Бер атна элек шул дусларга чыгып киттем. Омар артымнан чыкты. «Кайда йөрисең?» — дип шалтыратты. Тукталышта мине көтеп тора иде. «Әйберләреңне җый, күземә күренмә, өемнән чыгып кит!» — дип кычкырды. Бергә өйгә кайттык. Әйберләремне җыеп чыгып киттем. Урамда куып җитеп, кире өенә алып керде.

«Китсәң, бөтен әйберләрне алып кит яисә җый да, балконга куй, иртәгә алып китәрсең», — ди. Кире өйгә кереп, әйберләремне җыярга тотындым. «Юк, син беркая да бармыйсың!» — дип, мине күтәрде дә идәнгә екты.

«Китәм, җибәр генә!» — дип ялвардым. «Омар, болай яшәп булмый», — дидем дә, ул торып өлгергәнче бер-ике сумкамны тотып, өстемдә нәрсә бар, шул килеш урамга чыгып чаптым.

Артыңнан куып тотмадымы, Алия?

Трамвайга утырырга өлгердем. Инде тыным кысылып беткән иде, тынычланам гына дигәндә, бер тукталышта төшкәнемне күргәч, шалтыратты. Мотоциклына утырып, артымнан урамнар буйлап эзләп йөрде. Мин аннан ничек тә качарга тырыштым. Кая барып бәрелергә белмәгәч, икенче бер дусларым машинада килеп алды. Бу дусларымның адресын белгертмәс өчен, икенче дусларымда төнгә кадәр утырдым, аннары кире китереп куйдылар.

Танышларда икәнемне белә, ләкин адресымны белми. Эзләми дә.

«Кайт, синсез яши алмыйм»

Бөтен әйберләрең Омар өендә ята хәзер…

Әйе шул, бар әйберем анда калды. Хәтта паспорт һәм чит ил паспорты, акча янчыгы, ноутбугым да Омарда.

Бу хәлләрдән соң аерылырга теләмиме ул?

Без рәсми туй үткәрмәдек, никах кына укыткан идек. «Талак» дип аерылмады. Гомумән, аерылырга теләми. Әле кичә генә: «Кайт, Алия, синсез яши алмыйм», — дип язды.

Төркия — мөселман иле, дибез. Ирең ислам дине кануннары буенча яшиме?

Намаз укый, анасы да намазда. Үзләре ураза да тота, әмма миңа кул күтәрүнең начар гамәл икәнен аңламадылар, ахры…

Алия, мондый хәлгә калуыңны якыннарың беләме соң?

Юк. Күңелләрен төшерәсем килми, бер дә сөйләгәнем юк. Никахлашуым турында гына хәбәрдар алар.

Хәзер син дусларыңда яшисең, ә алга таба нишләячәксең?

Дусларымда яшәп торырга туры килә, бер фатирда 3-4 кеше без. Аэропорт юллары ачылгач, беренче билет белән үк Казанга кайтырга җыенам. Әмма билет алырга да акчам юк бит, аңлыйсыңмы? Без түләп торырбыз, аннары кайту белән безгә акча күчерерсең, диләр дуслар.

Эш мәсьәләсе ничек соң?

Монда чит ил кешеләрен эшкә алырга тормыйлар. Алсалар да, хөрмәт итмиләр, хезмәт хакын түләмиләр яисә бөтенләй өч тиен бирәләр. Иремдә яшәгәндә бер туристик фирмада эшләдем, берсендә хуҗам бәйләнергә тотынды, тезләнеп: «Әйдә, бергә торабыз, өйгә кайтабыз», — диде. Юньле кеше булып чыкмады.

Карантин башлангач, бөтенләй эшсез калдык. Хәзер дә мин эшсез утырам. Бәлки, бер-ике ай эшләп алырмын.

Полиция хезмәткәрләренә яисә Россия илчелегенә мөрәҗәгать итәргә уең юкмы?

Юк. Анда барсам, бөтен әйберне тикшерәчәкләр. Тулай торак кебек бер урынга урнаштырачаклар, анда шартлар тагын да начаррак. Очкыч турында белешеп, илчелеккә шалтыратып караганым булды: «Сез монда үзегез генә бар дип белдегез мәллә? Сезнең кебекләр миллион, барыгыз да туйдырдыгыз, бертуктаусыз шалтыратып торасыз», — дип җавапладылар.

Казанга кайткач, кая барачаксың?

Казанда начар яшәмәгән идем, Зилә. Өйгә, әти-әни янына кайтачакмын. Эш эзли башларга ниятлим.

Бәхет эзләп чыгып китәргә хыялланучы кызларга нәрсә дип әйтер идең?

Карар кабул иткәнче, бик каты уйларга кирәк. Ышанырга ярамый. Әлбәттә, чит илгә китеп, бәхетле булучылар да бар. Монда берничә хатын-кыз белән таныштым, нормаль гаилә корып яшәгәннәре шактый. Хәзер инде Төркиягә турист буларак кына барачакмын.

Автор: Зилә Мөбәрәкшина 

Чыганак: https://intertat.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев